Татарстанда 20 кеше законсыз рәвештә онкология белән авыручы статусын алган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең коррупциягә каршы көрәш һәм бюджет акчасын яклау бүлеге башлыгы Илнур Хәйруллин сүзләренчә, бу хакта яз айларында билгеле булган. Татарстан буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов канун бозуларны искәргән, шулай ук полициягә дә ул мөрәҗәгать иткән.
«Соңгы вакытта без ялган инвалидлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче дүрт төркемне ачыкладык. Хәзерге вакытта акча түләп онкология белән авыручы статусы алган 20 кеше билгеләнгән. Шулай ук бу белешмәләрне рәсмиләштергән кешеләр дә ачыкланды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эше дәвам итә», – ди Илнур Хәйруллин.
***
Киләсе елдан машина йөртү таныклыгын алу өчен имтихан бирүчеләргә күбрәк сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы якынча 800 сорауга җавап бирү сорала. ЮХИДИ идарәсендә исә машина йөртүчегә, беренче чиратта, машинаны куркынычсыз йөртү кирәк дип саныйлар. Имтиханда яңа сораулар да шул темага кагылышлы булачак. Моннан тыш, процедураны уздыруда да үзгәрешләр көтелә.
Нәтиҗәдә, имтиханның теоретик өлеше «Юл йөрү кагыйдәләре», «Законлылык», «Медицина», «Психология», «Профессиональ блок», «Машина йөртү куркынычсызлыгы нигезләре», «Техник чара җайланмалары» блокларыннан торачак. Имтиханның гамәли өлешенә килгәндә, аны гадәттәгечә, алдан билгеләнгән маршрут буенча бирү бетерелә. Шулай ук баллы системадан баш тарту да күздә тотыла. Үзгәрешләр 2020 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.
***
Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Смирнов укытучылар хезмәтенә түләү буенча бөтен ил өчен гомуми система булдыру кирәк дигән фикер җиткерде.
Сенаторлар хөкүмәткә тиешле тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Смирнов бәяләвенчә, проблеманы хәл итү бер елга якын вакыт алачак. Мәсьәләне «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында эшләү тәкъдим ителә. Парламентарий кайбер төбәкләрдә педагогик йөкләнеш нормасы өчен база оклады минималь хезмәт хакы күләменнән якынча ике тапкырга кимрәк булуын, бу вазгыятькә юл куярга ярамавын әйтте. Шул ук вакытта һәр белгеч бердәм федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар