16+

Түбән Кама мэры: «Юллар күбрәк булган саен, проблемалар да күбрәк»

Узган ялларда Түбән Камада өч юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Барлык аварияләр дә машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Узган ялларда Түбән Камада өч юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Барлык аварияләр дә машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Әлеге хәлгә Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин аңлатма бирде.

— Тәүлек эчендә дүрт кешене югалттык. Дүрт! - дип ассызыклады мэр. - Төп проблема тизлек, каршы як полосага чыгу һәм шоферларның исерек хәлдә булуы. Машина йөртү культурасы юк. Ничек шулай булырга мөмкин? 30, 40 һәм 50 яшьлек яшьләр һәлак булды! Без күрсәткечләр буенча куркынычсыз сыйфатлы юллар нормативыннан артып киттек. Юллар күбрәк булган саен, безнең проблемалар да күбәя. Безгә машина йөртү культурасын үзгәртергә кирәк. Җәяүлеләр кичүендә күпме кешене бәрдерделәр! Бу бит кеше тормышы.

Мэр билгеләп үткәнчә, тизлек режимын чикләү турында сүз барганда, күпләр канәгать түгел. "Һәлак булганнарның туганнары — ирләр, балалар — тизлек режимына шат түгелдер дип уйлыйм! Моннан ары кешеләрне югалтасы килми", - дип нәтиҗә ясады Рамил Муллин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading