16+

Түрәләрне мохтаҗларның кибетләрдәге бурычларын түләргә чакыралар

Һәркем үз өстенә билгеле бер участокны алып, бурычларын түләсә, әйбәт булачак.

Һәркем үз өстенә билгеле бер участокны алып, бурычларын түләсә, әйбәт булачак.

Чечняда кибеттә товар алганда бурычны "дәфтәргә язып кую" практикасы таралган. Кешеләр азык-төлекне бер-берсен белә торган зур булмаган күрше кибетләрдән бурычка ала. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров түрәләрне халыкның шул бурычларын түләргә чакырган. Бу инициатива белән ул төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә чыккан, дип яза РБК.

"Мин Хадижаттан СМСка (Хадижат – Рамзан Кадыйровның кызы, Чечня башлыгы һәм хөкүмәте администрациясе җитәкчесе урынбасары) алдым, матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, күп кенә кешеләр товарны бурычка сатып алырга мәҗбүр, аларга шул әҗәтләрен ябарга ярдәм итү яхшы булыр иде. Һәркем үз өстенә билгеле бер участокны алып, бурычларын түләсә, әйбәт булачак. Мин үзем яшәгән районда булган бурычларны бирәм", – дигән ул, чечен телендә чыгыш ясаганда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading