16+

Укытучыларга ата-аналар белән аралашу өчен өстәмә түләргә тәкъдим ителә

ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов ата-аналар белән мессенджерларда аралашу өчен түләү кертергә тәкъдим итә.

ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов ата-аналар белән мессенджерларда аралашу өчен түләү кертергә тәкъдим итә.

Ул мондый инициатива белән РФ мәгърифәт министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән.

“Сездән педагоглар – сыйныф җитәкчеләренә цифрлы мессенджерлар ярдәмендә ата-аналар һәм укучылар белән аралашу өчен түләү системасы кертү инициативасын карауны сорыйм. Үзгәрешсез сан итеп көн саен 1 сәгать артык эшләүне алырга тәкъдим ителә. Тиешеннән артык эшләү өчен түләү РФ Хезмәт кодексының 152 маддәсе нигезендә бер ярымнан да ким булмаган күләмдә башкарылырга мөмкин”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Хатта хәбәр ителгәнчә, 2024 елның февралендә Чернышов аппараты хезмәткәрләре көче белән тикшеренү үткәрелгән. Сораштыруда аноним рәвештә Россиянең барлык федераль округларыннан сыйныф җитәкчесе булган ике меңнән артык укытучы катнашкан.

Күпчелек (86%) чатларда ата-аналар белән аралашуга көненә бер сәгать чамасы сарыф итүләрен белдергән. Сораштырылганнарның 75%ы әти-әниләрдән хәбәрләр эш вакытында гына түгел, ә 21.00 сәгатьтән соң һәм ял көннәрендә дә килүен әйткән. Педагогларның 93%ы, эш вакыты булмаса да, мондый хәбәрләргә җавап бирә икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading