16+

Улюкаевның тоткарлануы шок ясаган

Атна башында Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев зур суммада ришвәт алганда тоткарланган иде. Ул "Роснефть" вәкилләреннән куркыту ысулы белән акча таләп итүдә шикләнелә.

Атна башында Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев зур суммада ришвәт алганда тоткарланган иде. Ул "Роснефть" вәкилләреннән куркыту ысулы белән акча таләп итүдә шикләнелә.

Россия Куркынычсызлык хезмәте Улюкаевның телефоннан сөйләшүен җәй башыннан бирле тыңлаган. Аның "Роснефть" вәкиле белән "Башнефть" приватизациясе хакындагы әңгәмәләрдә янап сөйләшүе ачыкланган. Әлеге материаллар җинаять эшенең нигезен тәшкил итә. Алексей Улюкаевны Куркынычсызлык хезмәте операциясе барышында тоткарлаганнар. Тикшерү фаразы буенча, Икътисади үсеш министрлыгының "Роснефть"нең "Башнефть" акцияләренең контроль пакетын алуын хуплавы өчен Улюкаевка 2 млн доллар күләмендә акча тапшырылган.

Россия Президенты Владимир Путин әлеге хәлләрдән соң Алексей Улюкаевны, ышанычны югалту сәбәпле, отставкага җибәргән.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" форумы кысаларында журналистлар белән аралашу вакытында Россия икътисади үсеш министры белән килеп чыккан вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерде.
- Федераль хөкүмәт югарылыгындагы министрның ришвәтчелектә генә түгел, ә янап акча таләп итүдә гаепләнүе шок булды. Әгәр ул расланса, ил хөкүмәтенә зыян салачак. Кешеләрнең ышанычы кискен кимиячәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Алексей Улюкаевка җәза рәвешендә өй аресты билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading