16+

Хәрби Ил-76 самолеты һәлакәткә очраган

Россия Саклану министрлыгы: Иваново өлкәсендә Ил-76 хәрби самолеты двигатель яну сәбәпле егылып төшкән.

Россия Саклану министрлыгы: Иваново өлкәсендә Ил-76 хәрби самолеты двигатель яну сәбәпле егылып төшкән.

Ил-76 Россия хәрби-транспорт самолеты Иваново өлкәсендә егылып төшкән. Очыш вакытында самолетның двигателенә ут капкан, аэродромга кадәр ике чакрымга якын очарга кала. Пилот самолетның аэродромга утыра алмаячагын аңлагач, янган самолетны торак йортлардан алып китәргә тырыша.

Һәлакәт Россия Оборона министрлыгында расланган. Кайбер мәгълүматлар буенча, егылып төшкән самолет Төньяк аэродромыннан өйрәнү очышы ясаган. Россия Оборона ведомствосы мәгълүматлары буенча, бортта 15 кеше булган.

Самолетның егылу урыны турында мәгълүмат төрлечә. Shot Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Ил-76 Подталицы авылы янындагы кырга төшеп шартлаган. 

Оборона министрлыгы самолетның егылуы турында комментарий биргән, бортта 15 кеше булган: сигез экипаж әгъзасы һәм җиде пассажир. Аларның берсе дә исән калмаган.

Оборона министрлыгы шулай ук Ил-76 һәлакәтенең сәбәбен атаган. "Һәлакәтнең сәбәбе самолет күтәрелгәндә двигательләрнең берсенә ут капкан", - дип хәбәр иткәннәр Россия Оборона ведомствосында. 
Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading