16+

Зәйнәб Фәрхетдинованың улы Акбулат сөйгәненә тәкъдим ясаган

Тәкъдимне ул Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә ясый.

Тәкъдимне ул Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә ясый.

Шушы көннәрдә автор-башкаручы Акбулат сөйгән яры белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Бүген төнлә ул социаль челтәрләренә “Яңа бүлек башлыйм”, – дигән язу белән тәкъдим ясаган видеосын урнаштыра. 
Видеода күренгәнчә, сөйгәне Бурдж-Халифа манзарасына караган арада, Булат, аның артында тезләнеп, йөзеген чыгара. Кыз борылып, шакката һәм тәкъдимен кабул итә. 
Моңа кадәр Булат социаль челтәрләрдә сөйгәнен күрсәткәне булмаган иде. Парга бәхетле тормыш телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading