16+

Афәрин! «Татар сүзе» бәйгесендә иң өлкән катнашучыбызга 100 яшь

Җан ачыбызны газеталарга да аз язмадык.

Җан ачыбызны газеталарга да аз язмадык.

Шөкер, бу көнне дә күрдек! Ә бит әле кайчан гына без, бер төркем татар язучылары, Уфага Башкортстанда уза торган нәфис сүз конкурсы “Йөрәк сүзе”нә барып,үзебездә дә шундый, туган телне үстерә торган шәп бәйге булмавына юл буе гарьләнеп кайткан идек. Җан ачыбызны газеталарга да аз язмадык. Әллә шуның да файдасы бераз тиде, милли сүз сәнгатенең зур көч булуын аңлаучылар табылды да бездә Татарстанда да” биш ел элек Татар сүзе” дигән бик кирәкле, бик вакытлы Халыкара конкурс барлыкка килде.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татарстан – “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Зарыгып көтелгән булган икән бит ул. Елдан-ел катнашучыларның саны меңәрләп арту шул хакта сөйли. Менә инде быелгысына да тәҗрибәле жюри тарафыннан йомгак-нәтиҗә ясалган, Бик җиңел булмаган ул Татарстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән килгән  дүрт мең ярымлап эшне карап чыгу һәм гадел бәяләү.

“Татар сүзе”нең гала концертына багышланган матбугат конференциясендә бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов шул хакта сөенеп әйтте. Бигрәк тә, балаларның (аны инде әти-әниләрнең һәм укытучыларның да дип аңларга кирәк) тырышлыгы сокландырган. “Ике меңгә якын малай һәм кыз катнашып, туган телне әдәбиятны яратканнарын күрсәткәннәр. Иң еш яңгыраган авторлар Тукай Җәлил, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Йолдыз булды, -диде жюри әгъзасы. 

25 сентябрь көнне филармониядә узачак Гала концерт “Татар сүзе” чиксез дип аталачак. Монда катнашучыларның яшьләре төрле булу да, темалар авторлар төрле булуда күздә тотыла, өмет тә чагыла. Иң өлкән катнашучыбызга 100 яшь, ул Яшел Үзән районында яшәүче укытучы Заһирә апа Нуруллина, - диде шатлыгын яшермичә” ШАЯН ТВ” каналының башкарма директоры – баш мөхәррире, “Татар сүзе “ бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Рәмилә Сәхабетдинова.  

- Рус һәм башка милләт вәкилләренә дә үз телләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге булганга күпләр аңардан да файдаланган, -диде бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллина. - Быел Чүпрәледән бер ханым гаиләсе белән килергә тиеш. 

Әлеге бәйгенең гимнга әйләгән “Татар сүзе” җырын ( Ркаил Зәйдулла сүзләре, Азат Хөсәенов көе) Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова башкарачак. Бу хакта ул сөенеп тә, горурланып та хәбәр итте. Үзбәкстанда туып үскән кызга татар сүзе, туган телендә сөйләшкәне өчен тукмак эләккән чаклар да булган. 

Сөйләшү җанлы булса да бөтен серне ачып бетермәделәр. Дөрес тә эшләделәр. “Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең - яхшы” диләр бит. Тиздән ,бик тиздән бу мөмкин булачак. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading