16+

Акчаны ничек сакларга?

Картлык көнгә акча җыярга теләгән Россия гражданнарына акчаны алтында саклау әйбәтрәк икән.

Картлык көнгә акча җыярга теләгән Россия гражданнарына акчаны алтында саклау әйбәтрәк икән.

Мәскәү өлкә Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Пенсионерлар берлеге башлыгы Анатолий Никитин шулай дип белдергән. «Акчаны облигацияләрдә һәм кыйммәтле металларда, аерым алганда, алтында саклау – иң ышанычлысы. Аның бәясе тотрыклы рәвештә арта. Бер ай эчендә күрсәткеч унция өчен 10 мең сумнан күбрәккә арткан (унция – якынча 31,1035 грамм)», – дип искәртә депутат. 2025 ел өчен бу иң югары күрсәткечтер, мөгаен, ә озак сроклы перспективада бер унциянең 300 мең сумга җитүе фаразлана. Банклардан тыш, зәркән челтәрләре дә алтын сатып ала һәм сата башлады, дип тә искәртә ул чыгышында. 

Моннан тыш, Никитин сүзләренчә, базарда башка кыйммәтле металл – көмешнең бәясе дә югары тотрыклылык күрсәтә: аның хакы «гыйнвардан бирле чама белән бер дәрәҗәдә тора. Шул ук вакытта, депутат, хәзерге вакытта чит ил валютасы тотрыклы түгел, ә сумның бәясе үзгәреп тора һәм геосәяси шартлар аркасында 2025 елда вазгыять үзгәрмәячәк, дип аңлата. Ул РФ гражданнарына акчаларын кайсы валютада сарыф итәргә җыенсалар, шунысында сакларга киңәш итте.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading