16+

“Алтын мөнбәр” кинофестиваленең конкурс программасы игълан ителде

4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 54 фильм керде.

“Алтын мөнбәр” кинофестиваленең конкурс программасы игълан ителде

4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 54 фильм керде.

 XXII Казан халыкара “Алтын Мөнбәр” кинофестиваленең шорт-исемлеге формалашты. 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 54 фильм керде. Быел анда 66 илнең кинематографистлары катнашырга теләк белдергән.

Фестиваль кысаларында тулы метражлы уен, анимация, шулай ук вертикаль форматта төшерелгәннәргә кадәр төрле жанрдагы 1030 фильм бәяләнәчәк. “Алтын мөнбәр” фестивале тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Бруней Солтанлыгы һәм Того кинокартиналары тәкъдим ителгән.

Халыкара сайлап алу комиссиясен продюсер, Яңа культурология институты директоры һәм ВГИКның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева җитәкләде. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча конкурс программасы төзелде. Бәйгегә 21 илдән – Россия, Малайзия, Шри-Ланка, Кыргызстан, Үзбәкстан, Иран, Төркия, Мисыр, Таҗикстан, Испания, Сирия, Һиндстан, Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Того, Азәрбайҗан, Тунис, АКШ, Алжир, Марокко, Казахстаннан фильмнар кертелде. “Тулы метражлы уен фильмнары”, “Кыска метражлы уен фильмнары”, “Документаль фильмнар”, “Анимацион фильмнар” номинацияләрендә 10шар фильм каралачак һәм тагын 14 фильм – Милли конкурста тәкъдим ителә. Анда Татарстан кинотөшерүчеләре әзерләгән кинолар һәм Татарстан турында фильмнар керә.

Традицион рәвештә, форумның конкурс программасына комиссия тарафыннан сайланган Россия һәм чит ил картиналары кертелә. Аларда гомумкешелек, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр һәм мәдәни традицияләр чагыла. Фильмнар тынычлык урнаштыру, дини толерантлык һәм гуманизм идеяләрен үз эченә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading