16+

Андрей Кондратьев Казандагы сайлау участогында тавыш бирде

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Ул Казанның 75 нче гимназиясендә урнашкан 146 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашып, тавыш бирүне оештыру барышы белән танышты.

Андрей Кондратьев сайлауларда катнашуны үзенең күпьеллык гадәте һәм гражданлык бурычы дип атады.

Татарстанда тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары көн саен 8:00–20:00 сәгатьләрдә эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading