16+

Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булган

Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек пассажир һәлак булган.

Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булган

Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек пассажир һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте Тымытык–Урсай трассасының 1нче чакрымында булган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 36 яшьлек Hyundai Elantra йөртүчесе тизлекне арттырган. Нәтиҗәдә автомобиль юлдан читкә чыгып, кюветка төшкән һәм әйләнеп капланган.

Автомобильдә йөртүчедән тыш тагын дүрт кеше булган. 13 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә һәлак булган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, ул иминлек каешын эләктермәгән.

Татарстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, машина йөртүче исерек хәлдә булган дигән версия тикшерелә. Һәлак булган яшүсмернең йөртүченең улы булуы ачыкланган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүне Азнакай прокуратурасы контрольдә тота. Шикләнелүчене сак астына алу мәсьәләсе судта каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading