16+

«Балалар моны күреп үссен»: Фирдүс Тямаев сайлауга уллары белән килгән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде.

Җырчы сайлау участогына уллары Раян һәм Кәрим, шулай ук үз төркеме белән килгән.

Фирдүс Тямаев өчен сайлаулар — балачактан ук бәйрәм кебек истә калган көн. Ул әти-әнисе белән сайлау участогына йөргән елларын сагынып искә алды.

— Мин кечкенә чакта әти-әни сайлауларга йөри иде. Безнең өчен бу зур бәйрәм булды. Иртәдән мәдәният йортында музыка уйный, без, балалар, кичкә кадәр концертлар куя идек. Әниләр клубка җыелып коймак пешерә, самавыр куя иде, — дип сөйләде җырчы.

Еллар узган, әмма Тямаев өчен сайлау көненә булган мөнәсәбәт үзгәрмәгән. Хәзер ул үзе дә бу традицияне балаларына күрсәтергә тели.

— Бүген мин генә килмәдем, Раян белән Кәрим улларымны да алып килдем. Алар моны күреп үссеннәр өчен. Төркемемдәге егетләрне һәм кызларны да үзем белән алдым, — диде ул.

Җырчы сайлауларның ил тормышындагы мөһим вакыйга булуын да билгеләп үтте. Ул Россиягә тынычлык теләвен һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең исән-сау өйләренә кайтуын теләде.

— Мин махсус хәрби операция зонасына 20 тапкыр бардым, иң алгы позицияләргә кадәр барып җиттем. Андагы хәлне үз күзләрем белән күрдем. Илгә тынычлык телим. Сайлаулардан соң сугышлар тәмамланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде, — дип белдерде Фирдүс Тямаев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда тыныч тормышны, татар телен һәм традицияләрен саклау да мөһим. Шулай итеп, Фирдүс Тямаев өчен бүгенге сайлау көне берьюлы берничә мәгънәгә ия: балачак хатирәләрен яңарту, гаилә традициясен дәвам итү һәм улларына үз үрнәген күрсәтү. 

Фирдүс. фото: ТНВ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading