Дәүләт Думасында мәктәп укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьгә кадәр түләүләр кертергә телиләр.
Инициатива авторлары фикеренчә, баланы мәктәпкә җыю ата-аналар өчен кыйммәткә төшә, аеруча гаиләдә берничә бала булса. Шуңа күрә Дәүләт Думасы депутатлары 1 сентябрьгә кадәр мәктәп укучыларының ата-аналарының берсенә ел саен яшәү минимумы күләмендә түләү турында закон проектын эшләгән. Тиешле документ Россия Хөкүмәтенә җибәрелгән.
Хәзерге вакытта Россия территориясендә яшәү минимумы 17 773 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 19 329 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум, балалар өчен – 17 201 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар