16+

Башка кешенең фатирын сатып җибәргәннәр, хәзер суд көтә

13 февраля 2025, 10:45
1152
0
0
Уку өчен 2 минут

Казанда ике ир-ат төрмәдә утыручы кешенең фатирын саткан өчен суд каршына баскан

Казанда ике ир-ат төрмәдә утыручы кешенең фатирын саткан өчен суд каршына баскан

Казан шәһәренең Яңа Савин районы прокуратурасы Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында яшәүче 37 яшьлек кешегә һәм Питрәч районының Куюки авылында элек хөкем ителгән 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. Алар алдан сүз куешып бер төркем затлар тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык маддәсе буенча ачылган җинаятьтә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүчеләр, тагын берничә кеше белән бергә эш итеп, төрмәдә утыручы кешенең фатирын урларга карар кылган. Бер гаепләнүче риэлтор, икенчесе - фатир милекчесе ролен үтәгән, ә тикшерү тарафыннан билгеләнмәгән зат фатирны сату турында белдерү урнаштырган һәм гаепләнүчеләрнең берсенең исеменә ялган паспорт ясаган, шунда ук фотографиясен ябыштырганнар.

Әлеге схемада катнашучылар, ялган документ кулланып, күрсәтелгән фатирны бернәрсәдән дә шикләнмәгән сатып алучыга 2,4 млн сумга сатканнар, шуның белән зыян күрүчегә аеруча зур күләмдә зыян китерелгән.

Гаепләнүчеләр җинаять кылуда гаепләрен таныган.

Җинаять эше карау өчен Казан шәһәренең Яңа Савин район судына җибәрелгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading