16+

Дәүләт ресурсларын вату буенча 537 омтылыш булган

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Альберт Яковлев сайлаулар чорында республиканың электрон сервисларын һәм «Выборы» системасын яклау чаралары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Альберт Яковлев сайлаулар чорында республиканың электрон сервисларын һәм «Выборы» системасын яклау чаралары турында сөйләде.

Ул биргән мәгълүматлар буенча, соңгы тәүлек эчендә генә дә белгечләр электрон хөкүмәт һәм дәүләт ресурсларын вату буенча 537 омтылышны булдырмый калганнар. Нәтиҗәдә, барлык сервислар да штат режимында эшләүләрен дәвам итә. 

Шулай ук серверларда зарарлы программаларны читтән торып эшләтеп җибәрү буенча 358 омтылышка, эш файлларына үтеп керү буенча 86 омтылышка чик куелган. Электрон почтага килгән 170 меңгә якын кирәкмәгән блокланган (аларның 17се — фишинг, 5се — вируслар булган хатлар). 

Яковлев. фото: ТИАльберт Яковлев билгеләп үткәнчә, киберһөҗүмнәрнең масштаблары елдан-ел үсә. Дәүләт сервисларына зыян китерергә теләүчеләр фәкать DDoS-атакалар белән генә чикләнми, ә парольләрне вату, базаларга үтеп керү һәм сайтларның зәгыйфь урыннарын эзләү чараларын да куллана. 

Сайлау комиссияләре эшчәнлеген өзлексез тәэмин итү өчен резерв элемтә каналлары һәм резерв электр туклануы җибәрелгән, ә белгечләр һәм сайлау комиссиясе хезмәткәрләре белән өстәмә инструктажлар үткәрелгән. 

Министрлык вәкиле республика яшәүчеләрен дә уяу булырга чакырды: чит кешеләрдән килгән SMS һәм хатларны ачмаска, шикле сылтамалар аша күчмәскә һәм үз җайланмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә киңәш итте. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading