16+

Депутатлар күпме пенсия ала?

Дәүләт Думасында эшләгән депутатларның пенсиясе гади гражданнарныкыннан шактый аерылырга мөмкин.

Дәүләт Думасында эшләгән депутатларның пенсиясе гади гражданнарныкыннан шактый аерылырга мөмкин.

2026 елда 10 елдан артык депутат стажы булган кешенең айлык пенсиясе якынча 72 мең сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта ТАССка РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов сөйләгән.

5 ел эшләгән депутат күпме ала?

Белгеч аңлатуынча, депутат пенсиясе ике өлештән — иминият пенсиясеннән һәм Дәүләт Думасында эшләгән еллар өчен махсус өстәмә түләүдән формалаша. 2026 елда иминият өлешенең күләме якынча 27 224 сум тәшкил итә. Депутатның стажы 5 елдан ким булса, махсус өстәмә түләү каралмый. Әгәр депутат Дәүләт Думасында 5 елдан 10 елга кадәр эшләгән икән, өстәмә түләү акчалата бүләкләүнең 55 проценты күләмендә исәпләнә. Бу очракта пенсиянең гомуми күләме якынча 52 мең сум булырга мөмкин.

10 елдан артык эшләсә — пенсия тагын да күбрәк

Дәүләт Думасында 10 елдан артык эшләгән депутатларга махсус өстәмә түләү акчалата бүләкләүнең 75 проценты күләмендә каралган. Сафонов мәгълүматларына караганда, бу өстәмә түләү якынча 44–47 мең сум тәшкил итә ала. Шулай итеп, иминият өлеше белән бергә депутатның айлык пенсиясе якынча 72 мең сумга җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта бу саннар — профессор Александр Сафонов китергән якынча исәп-хисаплар. Пенсиянең конкрет күләме депутатның стажына һәм башка шартларга бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading