16+

Фатир арендалау арзанайган: Казанда бәяләр бер елда 11 процентка төшкән

Ил буенча сумма уртача 1,7 процентка кимегән.

Ил буенча сумма уртача 1,7 процентка кимегән.

«Россиядә фатир арендалауның уртача бәясе 2020 елдан беренче тапкыр кимегән. Быелның сентябрендә, 2025 елның сентябре белән чагыштырганда, бер бүлмәле һәм ике бүлмәле фатирларны арендалауның уртача бәясе ике очракта да 1,7 процентка кимегән. Бер бүлмәле — 31,1 меңгә, ике бүлмәле 38,8 мең сумга кадәр», — дип сөйләгән ТАССка «Этажи» федераль компаниясенең арендалау департаменты директоры Ольга Павлинова.

Аренда ставкасы бигрәк тә Казанда төшкән

Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр үсеш циклы күзәтелгән. 2025 елда үсеш 10,2 процент дәрәҗәсендә иде, 2024 ел рекордлы булды — фатирларның уртача аренда ставкалары ул вакытта берьюлы 35,5 процентка үсте, 2023 елда — 0,5 процентка, 2022 елда — 12 процентка, 2021 елда — 9,1 процентка.

Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында аренданың уртача ставкасы, 2025 елның сентябре белән чагыштырганда, бигрәк тә Краснодарда (-11,3 процент) һәм Казанда (-11,1 процент) төшкән. Екатеринбургта 7,8 процентка, Ростов-на-Донуда −7,1 процентка һәм Чиләбедә −6,6 процентка кимегән.

Аренда өчен фатирлар җитә

«Торак арендасы базарында берничә ел элек күзәтелгән дефицит быел хәтта ихтыяҗ бик югары булган чорда да барлыкка килмәде. Базарда аренда тәкъдимнәре агымдагы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек, бу уртача ставкалар динамикасын тоткарлый. Мондый тенденция якындагы айларда сакланачак», — дип саный Ольга Павлинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading