16+

Җиде кешенең үлемендә гаепле Ильмира Гарданованы колониягә озаттылар

13 февраля 2025, 12:00
1228
0
0
Уку өчен 2 минут

Ул үзенең гаебен танымады.

Ул үзенең гаебен танымады.

30 яшьлек Ильмира Гарданованы Чувашиядәге Козловка хатын-кызлар колониясенә җибәрделәр.

Татарстан Югары суды Тукай районы Сәет авылында яшүче хатынны 13 елга ирегеннән мәхрүм итте. Түбән Новгородта узган дүртенче апелляция суды әлеге хөкем карарын үз көчендә калдырды. Кирәкле документлар Казан СИЗОсына җибәрелде. Хатын-кыз колониягә озатылды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның июлендә көпә-көндез Тукай районы Сәет авылында чыккан янгында 4 балигъ булмаган бала, Ильмира Гарданованың ире, абыйсы һәм әнисе янып үлде.  Җинаятьне кылуда Ильмира Гарданова гаепле дип табылды. Тик ул үзенең гаебен танымады. Аның сәламәтлегендә психологик тайпылышлар табылмаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading