16+

«Иң тату гаилә» номинациясендә җиңүче — Раил Дәүләтовлар гаиләсе!

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы кысаларында махсус приз – Samsung планшеты – «Иң тату гаилә» номинациясендә җиңү нәтиҗәсендә Раил Дәүләтовка бирелде.

Уен 18 сентябрьдә сайлауда тавыш бирүчеләр арасында үткәрелә. «Вконтакте» социаль челтәрендәге «ТатарстанАлга» төркемендә җиңүчеләр турында мәгълүмат бастырыла. «Шәһри Казан» журналисты аның белән элемтәгә керде. 

— Исәнмесез! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Бик көтелмәгән хәл булды, чөнки моңа кадәр беркайчан да мондый бәйгеләрдә катнашканыбыз юк иде. Бөтен гаиләбез белән җиңүгә бик шатбыз! — дип бүлеште Раил Дәүләтов.

Җиңүчеләргә призны алу шартларын ачыклау өчен безнең берләшмә аша редакция белән элемтәгә керергә кирәк.

Әлеге махсус призлар фотоконкурстың төп бүләкләренә өстәмә рәвештә тапшырыла. Җиңүчеләрне 33 iPhone 17 һәм 3 Sollers ST8 автомобиле дә көтә.

Раил Дәүләтовлар гаиләсен җиңүләре белән котлыйбыз! Гаиләгездә һәрвакыт шулай татулык, җылылык һәм бердәмлек хөкем сөрсен!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading