16+

Инфекционист йокы бүлмәсендәге югары дымлылыкның 3 куркынычын атады

Йокы бүлмәсендәге дымлылык 50–60 проценттан югары булса, йокы сыйфаты начарланырга һәм микро-уянулар барлыкка килергә мөмкин.

Йокы бүлмәсендәге дымлылык 50–60 проценттан югары булса, йокы сыйфаты начарланырга һәм микро-уянулар барлыкка килергә мөмкин.

Бу хакта табиб-инфекционис, Аюрведа белгече Столя Столярова сөйләгән дип яза «РИА Новости». 

Белгеч сүзләренчә, югары дымлылык тирнең парга әйләнүен кыенлаштыра һәм организмның җылылык бирү процессын боза. Нәтиҗәдә йокы өстән-өстән генә булырга, кеше төнлә ешрак уянырга һәм иртән үзен арыган итеп хис итәргә мөмкин.

Моннан тыш, юеш һава тузан талпаннары һәм күгәрек гөмбәләре үрчү өчен уңайлы шартлар тудыра. Аларның споралары һәм башка кисәкчәләре аллергик реакцияләрне көчәйтергә мөмкин. Столярова сүзләренчә, бу борынның лайлалы тышчасы шешүенә, гырылдауга, обструктив йокы апноэсы һәм бронхиаль астма симптомнарының көчәюенә китерергә мөмкин.

Табиб шулай ук югары дымлылыкның түбән температура белән бергә булуы буыннарда катылык һәм мускул спазмнары барлыкка килүенә йогынты ясарга мөмкинлеген билгеләде.

Шуңа күрә йокы бүлмәсендә уңайлы температура һәм дымлылык дәрәҗәсен саклау, бүлмәне даими җилләтү һәм күгәрек барлыкка килүгә юл куймау мөһим.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading