16+

Җирне чираттагы магнит давылы каплаячак…

Җирнең магнит кыры инде бу якшәмбе, 27 июльдә үк тыныч булмаячак.

Җирнең магнит кыры инде бу якшәмбе, 27 июльдә үк тыныч булмаячак.

Давыл төш вакытында башланачак һәм 18:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Бәхеткә, алга таба киеренкелек кимиячәк, һәм метеога бәйле кешеләр җиңеллек сизәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу юлы магнит давылы чагыштырмача сүлпән булачак, шуңа күрә, мөгаен, кем өчендер ул сизелмичә узачак. Июль ахырында һәм августның беренче декадасында магнит давыллары көтелми.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук, Кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның нәтиҗәсендә кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Геомагнит активлыгы көчәйгән көннәрдә белгечләр мондый йогынтыга сизгер кешеләргә эш белән ялны чиратлаштырырга, туклану һәм йокы режимын җайга салырга, күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, дип саный белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading