16+

Кайнар су 57 градустан салкынракмы? Түләүне киметергә мөмкин

Кранны ачасың, ә кайнар су урынына җылымсарагы ага?

Кранны ачасың, ә кайнар су урынына җылымсарагы ага?

Юынганда суның җылынуын көтеп торырга туры киләме? Алайса, коммуналь хезмәт өчен тулы бәя түләргә мәҗбүр түгел. Әгәр краннан аккан кайнар суның температурасы билгеләнгән нормадан түбән булса, фатир хуҗалары түләүне яңадан исәпләүне таләп итә ала.

Бу хакта 13 ноябрьдә Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Александр Якубовский хәбәр итте.

Кайнар су ничә градус булырга тиеш?

Кайнар су температурасы 60–75 градус чикләрендә булырга тиеш. Әгәр ул 57 градустан түбән булса, кулланучы коммуналь хезмәт өчен түләүне яңадан исәпләтүне таләп итә ала.

Александр Якубовский аңлатканча, билгеләнгән нормадан һәр 3 градуска тайпылыш өчен түләү һәр сәгатькә 0,1 процентка киметелә.

Әгәр краннан аккан суның температурасы 40 градустан да түбән булса, аны кулланган чор өчен кайнар суга түгел, ә салкын суга билгеләнгән тариф буенча түләргә мөмкин.

Акчаны кире кайтару өчен нишләргә?

Суның җитәрлек дәрәҗәдә җылы булмавын күрсәгез, шунда ук идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез. Моның өчен берничә адым ясарга кирәк:

  1. Идарәче оешманың авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып, проблеманы хәбәр итегез.

  2. Мөрәҗәгатьне рәсми рәвештә теркәүне сорагыз.

  3. Белгечләрне чакыртып, су температурасын үлчәтегез.

  4. Үлчәү нәтиҗәләре буенча акт төзетегез.

Нәкъ менә әлеге акт суның билгеләнгән нормаларга туры килмәвен раслаучы документ булып тора. Аның нигезендә коммуналь хезмәт өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин.

Шуңа күрә краннан кайнар су урынына җылымы гына акса, моңа кул селтәмәгез. Коммуналь хезмәтнең сыйфаты өчен түлисез икән, ул тиешле таләпләргә дә җавап бирергә тиеш.

кран. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading