16+

Камал театры «Камалдан» дип аталган театр кибетен ачты

Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Камалдан» брендлы кибетен ачты.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Камалдан» брендлы кибетен ачты.

Беренче коллекция Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәренә багышланган. Кибетнең ачылышы Кәрим Тинчуринның туган көнендә һәм татар театрының 120 еллыгы уңаеннан узды.

«Зәңгәр шәл» коллекциясендә зәңгәр яулыклар, футболкалар, шопперлар, кружкалар, бизәнү әйберләре, значоклар һәм чәй тәкъдим ителә. Кибеттә Татарстан китап нәшрияты китапларын да сатып алырга мөмкин.

Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев яңа мәйданда татар китаплары булуын аеруча мөһим дип билгеләп үтте. Киләсе коллекция Һади Такташ иҗатына һәм «Югалган матурлык» спектакленең премьерасына багышланачак. Театр алга таба һәр премьерага яңа коллекция тәкъдим итәргә планлаштыра.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Рөстәм Галиуллин театр тамашачылары һәм китап укучыларның аудиториясе уртак булуын әйтте. Нәшрият шулай ук Чаллы драма театрында татар китабы почмагы ачарга планлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading