52 яшьлек хатын-кызның банк картасына җинаятьчеләр миллион сумнан артык акча күчергән. Хәзерге вакытта ул тоткарланган, дип хәбәр иткән Россия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк.
Шикләнелүче, бурычларын түләргә өметләнеп, интернетта өстәмә эш тапкан. Аферистлар күрсәтмәсе буенча ул банкларның берсендә шәхси эшкуарлык алып бару өчен исәп-хисап счетын ачкан, аннары җинаять юлы белән алынган акчалар шунда күчерелгән.
Комментарийлар