16+

Күп балалы гаиләләр өчен парковканың яңа билгесен тәкъдим иттеләр

Россия Транспорт министрлыгы күп балалы гаиләләр өчен махсус парковка урыннарын күрсәтәчәк яңа юл билгесен тәкъдим итте.

Россия Транспорт министрлыгы күп балалы гаиләләр өчен махсус парковка урыннарын күрсәтәчәк яңа юл билгесен тәкъдим итте.

Яңа билге зәңгәр квадрат эчендәге ак «P» хәрефеннән тора. Аның аскы уң почмагында өч балалы гаилә сурәтләнгән. Билге белән бергә шул ук символ төшерелгән өстәмә табличка да куллану планлаштырыла.

Министрлык мәгълүматлары буенча, билге дизайны ведомство абонентлары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә сайланган. Анда 4 меңгә якын кеше катнашкан. Җиде вариант арасыннан әлеге дизайн 46 процент тавыш җыйган.

Хәзер Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр әзерли. Алар кабул ителгәннән соң ГОСТка да үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Шуннан соң яңа билге Россия шәһәрләрендә күп балалы гаиләләр өчен парковка урыннарын билгеләүдә кулланыла алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading