16+

Кыргызстанда узган бәйгедә Татарстан көрәшчеләре ничек чыгыш ясаган?

Ике генә медаль яулаган безнекеләр.

Ике генә медаль яулаган безнекеләр.

21-25 август көннәрендә Кыргызстанның атаклы Эссе күл (Иссык-куль) ярында урнашкан Чолпон-Ата шәһәрендә көрәш һәм кыргыз көрәше буенча традицион халыкара ярышлар узды. Бәйгедә төрле илләрдән 170ләп спортчы катнашкан.

Бәйгедә Татарстан көрәшчеләре дә катнашты. Хәбәр иткәнебезчә, Кыргызстанга Ислам Кәримов, Артур Хәкимов, Рафаэль Бильданов, Рафаэль Кәлимуллин, Ренас Кәлимуллин һәм Фирдүс Зәйнуллин составындага егетләр барган иде. Рафаэль, җәрәхәт алу сәбәпле, бәйгедә катнаша алмаган, Фирдүс исә хөкемдар вазифаларын башкарган. Кызганыч, әмма ярышларда бары тик ике көрәшчебез генә – бертуган Кәлимуллиннар гына чемпион исемен яулаган, ә калганнар призлы урыннарга да эләкмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading