16+

Мошенниклар яңа алым куллана башлаган

Мошенниклар «Россия Почтасы» һәм заказлар бирү пунктлары хезмәткәрләре исеменнән алдауның яңа схемасын уйлап тапкан.

Мошенниклар «Россия Почтасы» һәм заказлар бирү пунктлары хезмәткәрләре исеменнән алдауның яңа схемасын уйлап тапкан.

Телефон аферистлары үзләрен «Россия Почтасы» һәм заказлар бирү пунктлары хезмәткәрләре дип таныштыра башлаган. Алар гражданнарга шалтырата һәм  почта яки посылка килүе турында хәбәр итә һәм аны яшәү урыны буенча китереп бирергә тәкъдим итә. Моның өчен раслау өчен җибәрелгән смс-хәбәрнең кодын хәбәр итәргә кирәк. 

Алга таба диалогка чиратлап ялган дәүләт хезмәтләре порталы, Үзәк Банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре кушыла. Алар мошенниклар тарафыннан тыелган оешмаларны финанслауга юнәлдерелгән кредит рәсмиләштерелгән, һәм намуссыз банк хезмәткәрләрен фаш итү буенча махсус операция уздырыла дип кешеләрне ышандыра.

Соңыннан әлеге мошенниклар берничә банкта кредит рәсмиләштерергә һәм акчаны «имин» счетка күчерергә тәкъдим итә.
Күптән түгел Түбән Кама районында яшәүчеләр шундый капкынга килеп эләккән: 1 295 000 сумнан артык акчаны 24 яшьлек ир һәм 67 яшьлек хатын-кыз билгесез кешеләр счетына күчергән.  Кама Аланынад яшәүче тагын берәү 560 000 сумнан артык акчасын бүләк иткән.

Әлеге фактлар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе тарафыннан «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading