16+

Оман тышкы эшләр министры Миңнеханов белән очрашуга тантаналы хәнҗәр алып килгән

Хәнҗәргә J-образлы кылыч формасы хас.

Оман тышкы эшләр министры Миңнеханов белән очрашуга тантаналы хәнҗәр алып килгән

Хәнҗәргә J-образлы кылыч формасы хас.

Оман тышкы эшләр министры Бәдр бин Хәмәд әл-Бусаиди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга тантаналы корал буларак кулланыла торган традицион Оман хәнҗәрен алып килгән. Моңа ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында игътибар итте.

«Солтанлыкның Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы соңгы айларда – халыкара көн тәртибендәге иң төп медиа фигураларның берсе», – дип билгеләп үтте Галимова, АКШ һәм Иранның атом-төш килешүе турындагы сөйләшүләрендә Оманның һәм аның тышкы эшләр министрының роленә ишарәләп.

«Әгәр беркетмә фотосына игътибар итсәк, министр әфәнденең билбавында хәнҗәр күрергә мөмкин. Бу сугышчанлык билгесе түгел. Хәнҗәр – Оманның традицион пычагы, [аны] бары тик мөһим, тантаналы чараларга гына кияләр. Бу очрашу нәкъ менә шундыйлардан», - дип ассызыклады ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.

Хәнҗәргә J-образлы кылыч формасы хас. Хәнҗәрнең бу төренең килеп чыгу вакыты төгәл билгеле түгел, ләкин ул 1672 елгы Голландия хисабында телгә алына. Госман империясе ярдәмендә хәнҗәрләрне бөтен Якын Көнчыгышта һәм Балканда киеп йөри башлаганнар, ләкин Оманда бу хәнҗәр тантаналы корал булып калган, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading