16+

Сайлау участогында гриппка каршы вакцинация уздырыла

Татарстанда сайлау участокларында тавыш бирү белән бергә гриппка каршы вакцинация дә узарга мөмкин.

Сайлау участогында гриппка каршы вакцинация уздырыла

Татарстанда сайлау участокларында тавыш бирү белән бергә гриппка каршы вакцинация дә узарга мөмкин.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, сентябрь аенда республикага гриппка каршы 340 меңнән артык вакцина дозасы китерелгән. Быел вакциналар составы яңартылган. Ул яңа эпидемиологик сезонда таралачак грипп штаммнарын исәпкә алып әзерләнгән.

Гриппка каршы прививканы 1053 сайлау участогында ясатырга мөмкин. Моның өчен 836 медицина бригадасы эшли. Вакцинация алдыннан кешене медицина хезмәткәре карый. Тискәре күрсәтмәләре булмаган очракта гына вакцина ясала.
Белгечләр гриппка каршы прививканы аеруча йөкле хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, кискенләшү чорыннан тыш хроник авырулары булганнарга, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә ясатырга киңәш итә.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сайлау участокларында вакцинация үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Сайлаулар – халык белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Хәзер ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемик чиктән түбән. Шуңа күрә коллектив иммунитет формалаштыра башларга кирәк», – ди министр.

Сайлау. Фото: Камалов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading