16+

Сайлау участокларында 31 меңнән артык татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан

Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация ясаучы күчмә медицина бригадалары эшен дәвам итә.

Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация ясаучы күчмә медицина бригадалары эшен дәвам итә.

Сайлауның ике көнендә генә бу мөмкинлектән 31 меңнән артык кеше файдаланган. Прививка медицина хезмәткәре тикшерүеннән соң, тискәре күрсәтмәләр булмаган очракта ясала.

Белгечләр аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, шулай ук эшләре буенча күп кеше белән аралашырга туры килгән хезмәткәрләргә – укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә һәм башкаларга вакцинация узарга киңәш итә.

Выборы. фото: автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading