16+

Татарстанда беренче кар кайчан явачак? Синоптик фаразын әйтте

Кыш якынлаша: Татарстанда беренче кар октябрьдә үк яварга мөмкин.

Кыш якынлаша: Татарстанда беренче кар октябрьдә үк яварга мөмкин.

Бу хакта синоптик Александр Шувалов «Татар-информ»га биргән интервьюсында хәбәр итте. Белгеч сүзләренчә, республикада октябрьдә кар яву ихтималы бар. Әмма әлегә бу фаразның төгәллеге югары түгел.

«Мин бу ихтималлыкны 50гә 50 дип бәялим. Әмма төгәлрәк фаразны бу вакытка якынрак алырга мөмкин булачак», — диде Александр Шувалов.

Шуңа күрә Татарстан халкын быел беренче карның октябрьдә үк сөендерүе дә, аның соңрак явуы да мөмкин. Төгәлрәк һава торышы фаразы дата якынлашкан саен билгеле булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading