16+

Татарстанда отпуск өчен иң отышлы айны атадылар: хезмәт хакын күбрәк саклап калырга мөмкин

Татарстан халкы өчен көз көне ялга чыгуның иң отышлы айларының берсе — октябрь. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан халкы өчен көз көне ялга чыгуның иң отышлы айларының берсе — октябрь. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Отпуск вакытында күпме акча югалту эш көннәренең санына да бәйле. Белгечләр аңлатуынча, айда эш көннәре никадәр күп булса, һәр эш көненең шартлы бәясе шулкадәр түбәнрәк була. Ә хезмәт хакы, гадәттә, айдагы эш көннәре санына карамастан, билгеләнгән күләмдә саклана.

Шуңа күрә хезмәт хакын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга теләүчеләргә отпускны эш көннәре күбрәк булган айларга планлаштыру отышлырак.

Октябрьдә 22 эш көне булачак

2026 елның октябрендә биш көнлек эш атнасы буенча Татарстанда 22 эш көне каралган. Шундый ук күрсәткеч июль, сентябрь һәм декабрь айларында да булачак.

Отпускны ай башына яки ахырына туры китерү дә ахыргы түләүгә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә ялны планлаштырганда эш көннәре санын һәм отпуск түләвен алдан исәпләп кую файдалы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading