16+

«Тавыш бирүче хакимиятнең ничек эшләве турында үз фикерен белдерә»

Һәркем үзенә уңайлырак булган урында тавыш бирә алсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

Һәркем үзенә уңайлырак булган урында тавыш бирә алсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

«Сайлау циклы — барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары өчен үзенә күрә бер имтихан»

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

— Сайлауларда катнашучылар хакимиятнең ничек эшләве турында үз фикерләрен белдерә, — диде ул. — Безнең республика өчен хәзерге сайлаулар искиткеч шартларда уза. Һава торышы да яхшы. Мин иртәдән барып тавыш бирдем. Барысы да бик яхшы оештырылган. Без бу сайлауларны лаеклы уздыруны, бөтен Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итү никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Моның өчен Үзәк сайлау комиссиясе һәм хакимият тарафыннан төрле чаралар каралган.

Бездә сайлаулар лаеклы узачак дигән ышаныч бар.

Сайлау системасының, кешеләрнең кайда булуларына һәм аларга ничек җайлы булуына карап, дистанцион рәвештә (онлайн), яшәү урыны яки тору урыны буенча тавыш бирү мөмкинлеген бирүен дә ассызыклады.

«Мөмкинлекләре чикле кешеләр килә ала торган махсус участоклар бар. Сайлау участокларында волонтерлар эшли, алар кешеләргә уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итә. Ягъни һәркем үзенә уңайлырак булган урында тавыш бирә алсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә бүген бездә сайлаулар лаеклы узачак дигән ышаныч бар», — диде спикер.

Выборы. Фото: автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading