16+

Хезмәт министрлыгы россиялеләрнең иң җитештерүчән яшь төркемен атады

Россия хезмәт базарында иң җитештерүчән яшь төркеме – 40-45 яшьтәге гражданнар.

Россия хезмәт базарында иң җитештерүчән яшь төркеме – 40-45 яшьтәге гражданнар.

Алар шулай ук иң кирәкле төркемнәрнең берсен тәшкил итә. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сөйләгән.
Котяков сүзләренчә, Россиядә уза торган вакансияләр ярминкәсе кешегә нинди өлкәдә кирәкле булырга мөмкин икәнлеген ачыкларга ярдәм итә, шул исәптән мәшгульлек үзәкләре тәкъдим иткән яңадан укыту яки өстәмә һөнәри белем бирү программалары ярдәмендә.
Шул ук вакытта, Россия Банкы мәгълүматлары буенча, илдә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумда кала, компанияләрнең 2026 елда хезмәт хакларын индексацияләү планнары кими, ә хезмәт хакы үсеше җитештерүчәнлек үсешеннән алда бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading