Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы очрашуларында бик озак сөйләшеп һәм җырлашып утырганнар
Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова соңгы тапкыр 2016 елның 19 июлендә Илһам абыйның өендә очрашканнар.
"Мин бу очрашуны оештыруны үземнең бурычым дип санадым. Әлфия апа кызлары Зөлфия һәм Гүзәл белән килделәр. Ниндидер җитди сөйләшүләр түгел, ә күрешеп, күңелле итеп җырлашып утыру иде бу. Илһам абый җырлап җибәрә, Әлфия апа кушыла... Бик күңелле очрашу булган иде, - дигән "Татар-информ" хәбәрчесенә Илһам абыйның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Икесе дә туксанга таба бара бит инде. Исән килеш соңгы очрашу булганын сизенгәннәрдер. Шулай да сөйләшә алганда телефоннан да аралашып тордылар".
"Бүген төнге 3ләрдә кызы Зөлфия белән сөйләштек. Иртәнге 6ларда Илһам абыйга Әлфия апаның вафаты турында әйттем. "Нишлисең инде, энекәш", - дип бик озак уйланып утырды", - дип дәвам итте Илһам Шакировның ярдәмчесе.
Ул Илһам абый Шакиров исеменнән Әлфия Авзалованың туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
Комментарийлар