16+

“Әлдермештән Әлмәндәр” Камалга кайтты

 Г.Камал театрында кабат премьера. Бу юлы гадәттән тыш вакыйга – тулы метражлы “Әлдермештән Әлмәндәр” татарча анимацион фильмын тәкъдим иттеләр. Шулай итеп Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗановның әлеге легендар спектакле  кабат Галиәскәр Камал театры сәхнәсенә кайтты.

“Әлдермештән Әлмәндәр” Камалга кайтты

 Г.Камал театрында кабат премьера. Бу юлы гадәттән тыш вакыйга – тулы метражлы “Әлдермештән Әлмәндәр” татарча анимацион фильмын тәкъдим иттеләр. Шулай итеп Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗановның әлеге легендар спектакле  кабат Галиәскәр Камал театры сәхнәсенә кайтты.

Хәтерләсәгез, Равил Шәрәфиев, Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина, Ирек Баһман “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә катнашкан иделәр.

Ә менә театр залында заманча “Әлдермештән Әлмәндәрне” мультфильмын карап утыручы бер төркем тамашачы исә әлеге әсәрне спектакль буларак бөтенләй белми. Залда яшьләр, балалар бик күп иде. Икенче төркем исә үткәннәрне сагынып килгән. Сәхнәдәге экранда  бөтенләй башка форматтагы  яңа әсәр туган. Мультфильмны барыбыз да  яратып кабул иттек. Әҗәлне дә элеккечә Равил абый Шәрәфиев  тавышландырган. Эмиль Талипов та  та Шәүкәт Биктимеров рәвешләрен китереп сөйләде. Анимацион фильм шактый уңышлы чыккан дип санарга була.  Залда утырган яшь тамашачыларга заманча детальләр белән бирелеше бигрәк тә күңелләренә хуш килде.

Миңа калса, мультфильмның бигрәк тә татарча эшләнеше ягыннан да уңышлы килеп чыккан. “Татармультфильм”га, шушы проектны куәтләгән республика җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Әлеге анимацион фильмны 3 дистәгә якын рәссам җанландырган. 96 кешедән торган иҗат командасы әлеге мультфильмны әзерләүдә катнаша. Алар тарафыннан 650 фон булдырылган, 1126 күренеш әзерләнгән, 26 музыкаль тема, 12  төп ария куелган. Анимацион фильмдагы геройларны Камал театры артистлары җанландырган. Гомумән, фильмда 90 персонаж катнаша. Шул ук легендар Әҗәлне дә бу юлы да Равил абый Шәрәфиевка тавышландырырга туры килә.

–Минем фильмга үземнең театрда уйнаган ролемне тавышландыру өчен чакырдылар. Башта уңайсызланып калдым. Тагын шуны ук кабатлау булмасмы дип уйлап, каршы да килеп маташкан идем. Соңыннан башка жанр дип уйлап, ризалык бирдем. Монда инде миңа иҗат дип әйтергә авыррак. Бу фильмның иҗатчылары – башкалар, анимацияне эшләүчеләр. Ул команда шулхәтле талантлы, әйбәт фантазияле, күңелле һәм иң кешелекле кешеләр. Мин аларның анимация эшләүләренә гаҗәпләнәм. Сокланам. Бу бик вак эш, аның шулхәтле җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Моңа минем үземнең түземлегем җитмәс иде.  Алар моны эшләп чыктылар. Әгәр дә мин тавышымны катнаштырганмын икән, минем монда бер катнашым да юк. Миңа аны эшләп бирделәр. Әзер рәсемгә карыйм да, шуңа карап кына тавышланам. Шуңа яхшы килеп чыккан булса, бу  шушы команда эше. Начары – минеке! – дип сөйли Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading