16+

Мөселман кинофестивале: җиңүче фильмнар ачыклана

Башкалабызда XIX Казан Халыкара Мөселман киносы фестивале гөрләп бара. Билгеле булганча, кинофильмнарны берничә төрле мәйданчыкта карарга мөмкин булды.

Мөселман кинофестивале: җиңүче фильмнар ачыклана

Башкалабызда XIX Казан Халыкара Мөселман киносы фестивале гөрләп бара. Билгеле булганча, кинофильмнарны берничә төрле мәйданчыкта карарга мөмкин булды.

Фестиваль кысаларында конкурс һәм конкурстан тыш фильмнардан кала Татарстан кинематографистларының 100 еллыгына, Гейдар Алиевның 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр ачылды.

Төрле иҗат төркемнәре, аерым режиссерлар һәм артистлар белән очрашулар, Казан Кирмәнендә “Кино һәм музыка” күңел ачу программасы узды. Моннан тыш фестиваль кысаларында “Балачакта кунакта” – балалар өчен киносәгатьләре  оештырылды. Анда кызыклы мультфильмнар да карарга мөмкин булды. Шулай ук Мөселман киносы фестивалендә Төркия, Грузия, Сурия, Кытай, Греция киносы көннәре дә үтте. 

Фестиваль ачышлары
Мөселман кинофестиваленә тәкъдим ителгән фильмнар безгә эчтәлеге ягыннан үзенчәлекле булуы белән җәлеп итә. Төрле халыкларның яшәеше,  аларны уратып алган мохит тә, борчулы хәлләр дә битараф калдыра алмый. Мөселман кинофестивалендә ачылыш фильмы буларак тәкъдим ителгән Баир Уладаевның “Ике капитан” бурят фильмы шактый тирән эшләнеше белән истә калды. Төп тема дуслык төшенчәсе аша ачыла. Дуслар авырлыклар килгәндә сынала. Шактый тирән гаилә драмасын ачып бирергә омтылыш зур. Сынауларны әтиләр дә, балалар да бергә уза. Бурят бабайның берничә буынны үзенә бәйләп торуы, тормышның аңлатырга омтылышы зур. Ике үсмер малайның ташландык коеда калуы, шуннан чыга алулары никадәр символлар аша бирелсә дә, ул гади тамашачыда  да зур өмет уята. Балаларның әле бер-берсенә ышануы, дуслаша алулары да яхшы ачылган. Ир балалардагы ныклыкны, җаваплылыкны конкурс программасына кергән  режиссер Роми Мейтельнең (Һиндстан) “Өебез”  фильмы аша да тойдык. Авыру әтисе, эштән бушый алмаган, тормышны алып барган әнисенә кыенлык тудырмыйча үсмер баланың укырга омтылышы безне тагын бер гаҗәпләндерде. Билгеле монда җирле халыкны яшәгән урыннарыннан кузгатуга, аларның торак йортларын яндыруга бәйле фаҗигаләр дә бар. Режиссер әйтеп узуынча, бу хәлләр 2011 елда булса да, аның суд эшләре һаман дәвам итә икән. Әмма тормыш шушы су уртасында яшәгән халыкның бер баласы аша белемгә омтылышның көчле булуын күрсәтә. Су аша ничә километрны үтеп, башына мәктәпкә барасы киемен бәйләп йөзә бит ул бала. Шушы фильмны хәзерге мәктәпнең ишек төбенә кадәр китереп куйган балаларга да, әти-әниләргә дә бер күрсәтергә иде. Чынлыкта вак халыкларның бетүенә этәргеч ясаган берләштерү була ул. Җирле халыклар үзләренең кәсеп итеп яшәгән урыннарыннан китәргә мәҗбүр ителә.

“Тулы  метрлы уен фильмнары” арасында “Соңгы хат ташучылар” дип аталган Ирак фильмы да бар иде. Бик тирән эчтәлекле кинофильмда тормышта үз урынын югалткан кешеләрнең эчке һәм тышкы фаҗигаләре сурәтләнә. Тормышның гаделсезлеге, мәрхәмәтсезлеге тораксыз калган бер гаилә язмышы аша чагыла. Аларга берни дә җиңелдән генә бирелми. Үзләре дә һаман да гел кыенлыкларга дучар булсалар да, йөрәкләренең, калебләренең чисталыгын югалтмыйлар. “Хат ташучылар” дигән һөнәрнең бетүе генә түгел, ә җәмгыятьтә чын кешегә урын калмавы да шушы кешеләр аша да бирелә. 

Милли кино – син нинди?
XIX Казан Халыкара Мөселман киносы фестивалендә “Милли конкурс” конкурс программасында быел шактый күп фильмнар тәкъдим ителгән иде. Болар үзебездә  төшерелгән фильмнар. Алар күләм ягыннан да, эшләнеше ягыннан да төрле. Руслан Туктаровның 2 минутлык “Алга” фильмы,  Павел Москвинның 7 минутлык “Моментум” кинофильмының уйландыра  торган урыннары шактый. Тамашачылар да аларга битараф кала алмады. Режиссер Зөфәр Хәйруллинның “Аллаһның кодрәте белән”  документаль фильмында сукыр калган 3 егет турында күрсәтелә. Кинокадрларда алар аша бу хәлләрнең кеше тормышындагы фаҗигасе ачыла. Алар ничек яраклаша алган? Тормыш аларны төрлечә сыный. Тик алар авыр хәлдә калган башка шундый кешеләргә ярдәм итә алалар. Шул хакта фильмда бәян ителә.

“Милли конкурс”та иң күңелгә тигән әсәрләрнең берсе Илшат Сәетовның “Казан ерак” әсәре булды. Татар мәмләкәтеннән читкә киткән гаилә язмышы. Тормыш анда да шул ук. Әмма алар инде башка. Кинода да инде төрек хатынына әйләнгән татар әбисе дә татарларның төрекләшүе, балаларның татарча сөйләшмәүләре сөйли. Әби үзе дә татарча киенмәгән. Читкә китеп яшәү, җирле халыкка яраклашу күрсәтелә. Казан ерак, Казан ерак дип җырлап утырырга гына кала шул.  

Сергей Киатровның “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион мультфильмы да мөселман кинофестивалендә тәкъдим ителде. Мульфильм заманча эшләнеше белән мавыктыра. Төп рольләрнең берсе – Әҗәлне уйнаган танылган артист Равил абый Шәрәфиев тә иҗат коллективына рәхмәтен белдерде. Ул икенче кабат шул ук әсәрдә уйнауга каршы булса да, бу тәҗрибәнең кызыклы булуын әйтте. Әсәрне чыннан да, Равил абый Шәрәфиев әйткәнчә, караган саен карыйсы килү теләге арта гына бара. 

Моннан тыш “тулы метрлы уен фильмнар” конкурс программасында Әмирхан Еники әсәрләре буенча эшләнгән “823 км” (Ирек Хафизов, Әмир Галиәскәров) фильмы да тәкъдим ителде. Ул Казан тамашачысына быел бер тапкыр күрсәтелгән иде инде. Шулай ук “Әпипә” (Илшат Рәхимбай), “Тарлан”, “Аю баласы” (Юлия Захарова), “Ядәч. Истә” (Байбулат Батуллин), “Зөләйха” (Рамил Төхвәтуллин), “Өч аяклы ат” (Нурания Җамалиева), “Бибинур” (Юрий Фетинг), Күктау” (Илдар Ягъфәров), “Мулла” (Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), “Җылак” (Алмаз Нургалиев) әсәрләре дә аерым юнәлешләр буенча тәкъдим ителде.
9 сентябрь көнне әле фильмнарны көн дәвамында карарга була. Алдан хәбәр итүебезчә, XIX Казан Халыкара Мөселман киносы фестивалендә 21 илдән 52 фильм катнаша. Җиңүче әсәрләр исемлеге бүген фестивальнең тантаналы ябылышында билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading