16+

"Ситса туй" — хыянәткә урын бармы?

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 118 нче сезоны яңа премьераларга бай булачак. 25, 26 һәм 27 август көннәрендә сезонның беренче премьерасы  – Илгиз Зәйниевның (режиссер — Айдар Җәббаров) “Ситса туй” пьесасы куелды.

"Ситса туй" —  хыянәткә урын бармы?

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 118 нче сезоны яңа премьераларга бай булачак. 25, 26 һәм 27 август көннәрендә сезонның беренче премьерасы  – Илгиз Зәйниевның (режиссер — Айдар Җәббаров) “Ситса туй” пьесасы куелды.

Шәп, уйландырырлык, күздән яшь чыкканчы көләрлек  моңсу комедия туган.

Ситса туй. Яшьләрнең өйләнешеп яши башлауларына бер ел үткәннән соң билгеләп үтелә бит ул. Яңа гына парлап тормыш корган гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, бәхәсләр башланган чор. Үзара талашу, бер-береңнән гаеп эзләү соң чиктә аерылышуга илтә. Яшь гаилә тормышының үтә нечкә хисләрен бер җепкә җыеп, тамашачыга тәкъдим итүләре дә урынлы. Бүген яшь гаиләләр арасында аерылышучылар саны арту төрле сәбәпләргә бәйле. Ипотека-кредитлар түләү, характерлар туры килмәү, акча җитмәү дә кыенлыклар тудыра. Сәхнәдә әнә шул проблемаларны күтәргән шундый дүрт төрле гаилә белән танышабыз.

Пьеса авторы Илгиз Зәйниев аларны шундый оста итеп сурәтләп биргән. Авторның тормышчан тирән эчтәлекле бу әсәре бик күпләрне битараф калдыра алмас. Мөгаен, кемнәрдер үзләрен дә танып алыр. Дус-ишләр арасында да шундый бәхәсләшеп яшәүчеләр барлыгы искә төшәр. Бу образлар гына түгел, ә чын тормышның үзе кебек килеп чыккан. Камал сәхнәсенә яшь гаилә проблемасын күтәргән заманча геройлар җитмәгән икән! 

Гаиләләр төрле, геройлар да. Кайсы гаилә сезгә күбрәк ошар икән? Без дә бәхәсләшеп алдык. Миңа, мәсәлән, Нияз-Хәния рольләрен күңелләргә үткезерлек итеп җиткергән Эмиль Талипов һәм Алинә Мөдәррисоваларның көчле образлар тудыра алуы ошады. Раил Шәмсуаров һәм Гүзәл Гюльвердиева  уйнаган Дилүс-Рамилә гаиләсе. Шактый катлаулы мөнәсәбәтләр, иргә дә, хатынга да ярдәм итәсе килә. Никадәр көчле булмасын Айгөл Шәкүрова һәм Илнур Закиров башкарган Илсур һәм Гөлнара рольләре дә уйландыра. Алмаз Сабирҗанов һәм Ләйсән Гатауллина уйнаган Айвар-Динә рольләре тамашачыны азакка кадәр үзеннән җибәрми. Гаиләләр бер-берсеннән бик нык аерыла, һәркемнең үз тормыш казаны. Әмма берсенең дә буш түгел. Аерылышу мәсьәләсендә алар ЗАГС ишегенә килеп җитәләр.

Тик аларга уйларга, уртак хисләрне тагы бер тапкыр сынау өчен бер ай вакыт бирелә. Бу урында Василә ролен башкарган Ләйсән Рәхимованың үтә дә осталык белән башкарган төп ролен билгеләп узасы килә. Шушы гаиләләрне саклап калу өчен ни эшләп була? Шул сынау өчен бирелгән бер ай айда гаиләләрдә  үзгәрешләр башлана да инде. Бер ай күп булып тоелса да, вакытның узганын сизми дә калалар. Беренче озатышулар, әти-әниләр искә төшә. Кабаттан тормыш кору проблемасы да куркыта аларны.

Ситса туйларын билгеләп үтүче яшь парлар төрле хисләр дулкынында кабаттан кавыша. Берсенең дә ЗАГСка кире барасы килми. Әмма моның бик үк җиңел генә булмаганын да аңлыйбыз. Яшь парлар арасында аерылышулар да булмый калмый. Ни кызганыч, бер гаиләнең юллары аерыла. Тарих укытучысы булган Айвар, бизнес-леди булырга омтылган Динә арасында упкын барлыкка килә. Хыянәт тә була. Ике арадагы хисләрнең ныклыгын тормыш мәшәкатьләре генә җимерә алмый. Тик анда хыянәткә генә урын юк. Күңелдә Айварны ялгыз калдырасы килмәү хисе дә калды. Бәлки гафу итеп булыр, гафу үтенеп кире кайтарырга?! Аннан, сүз уңаеннан, Айварны исерек тарих укытучысы итеп бирү дә авыр хис калдырды. Ул хәмергә дә ябыша, хатыны да хыянәт итә. Ни өчен укытучы ир-атка мөнәсәбәт һаман үзгәрми. Һичъюгы берәр тренер булса иде ул... Гаишник-айтишниклар янында бигрәк тә аска төшеп  китте бу образ.

...Күңелдә калган шушы бер тамчы  төерне исәпкә алмаганда, спектакль бик ошады. Җиңел тел белән язылган. Һәрбер образ, һәрбер фикер көчле юмор аша бирелә. Авторның һәрбер язган сүзе белән килешмичә кала алмыйсың. Ә сәхнәдә яңгыраган җырлар... Һәрберсе геройларның күңел халәтен ачарга ярдәм итә. Мюзикл форматындагы спектакль кую – Айдар Җаббаровның күптәнге хыялы була. Спектакльдә яңгыраган җырлар безне әнә  шулай үзебезнең яратып тыңлаган җырларга алып кайтты. “Өзелеп ярлар сөймәгез”, “Һәр көнне керәсең төшемә”, “Тормыш китабы”, “Гафу ит син мине”, “Беренче мәхәббәт”, “Исеңдәме”, “Син сөюдән чибәр”, “Гафу ит, иркәм”, “Оныттырма”, “Димәк, мин әле сөям”, “Туй күлмәге”, “Язмыш микән” – әлеге җырлар спектакль  барышында  геройларның хис-кичерешләрен көчәйтергә ярдәм итә. Рәхәтләнеп кушылып җырлаучы тамашачылар күп булачак әле. Гомумән, “Ситса туй”ны яратып караучылар күп булыр дип уйлыйбыз. Ә Камалларны яңа премьера белән котлыйбыз. Киләчәктә дә Илгиз Зәйниев һәм Айдар Җаббаров тандемыннан яңадан-яңа спектакльләр көтеп калабыз. 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading