Илсур Һадиуллин Укытучылар көне белән котлады
«Сез - уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыклар ачасыз», диелә укытучыларга юлланган котлау мөрәҗәгатендә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Сез - уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыклар ачасыз», диелә укытучыларга юлланган котлау мөрәҗәгатендә.
Татарстан Республикасын мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Укытучылар көне уңаеннан котлау белән чыкты.
"Хөрмәтле укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Быелгы ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгәнгә күрә, безнең һөнәри эшчәнлеккә мөһим дәүләп проектлары һәм үзгәрешләр кертергә туры килде.
Безнең һөнәр үзенчәлекле. Тормыш педагогка һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзер укытучы профессиональ яктан грамоталы, укытуның яңа чараларына һәм инновацион методикаларына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын аңларга тиеш.
Белем бирүнең формасы һәм эчтәлеге, белем сыйфатын бәяләү системасы үзгәреп тора, цифрлы белем бирү мохите формалаша. Әмма укытучы миссиясе үзгәрешсез кала.
Бүген сезнең һәрберегезгә, кадерле педагоглар, хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр рәхмәт белдерәсем килә. Балаларга карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, алдан әйтеп булмый, белеп булмый торган шартларда да сыйфатлы итеп эшли белгәнегез өчен. Иң әһәмиятле проектларны да сезнең иҗади катнашыгыздан һәм профессионализмнан башка тормышка ашырып булмый.
Сыйныфка килеп кергәч үк, укытучы үзенең мөнәсәбәте, белеме, таланты белән баланың шәхесе формалашуына зур йогынты ясый. Дәрескә кергәч, сез инде һәр укучының мәктәптәге тормышы белән яши башлыйсыз.
Укытучының хезмәт нәтиҗәсен проект күрсәткечләре һәм сроклары белән генә бәяләп булмый - ул һәр укучының язмышы белән тыгыз бәйләнгән.
Сез - уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыклар ачасыз.
Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез, зирәк остазлар , сезне аңлый торган әти-әниләр һәм яраткан укучыларыгыз булсын.
Балаларга бүләк иткән җылылык, сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!", - диелә Илсур Һадиуллин юллаган котлау мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар