16+

«Яңа Татар җыры — 2026»: кичәдән бүгенгә — татар җырының киләчәге нинди?

Һәр яңа җырны күзәнәгем аша уздырып, киләчәген юрап утырдым.

«Яңа Татар җыры — 2026»: кичәдән бүгенгә — татар җырының киләчәге нинди?

Һәр яңа җырны күзәнәгем аша уздырып, киләчәген юрап утырдым.

«Тынычлык»тан «Солдат сугыш арбасына»: «Яңа Татар җыры — 2026» җиңүчеләре кемнәр?

Татар һәм җыр. Синоним шикелле гел янәшә йөри кебек тоела башлады миңа алар. Бер-берсеннән тотам да калмый. Бу элек тә шулай булган.

Яңа җырлар быел да 4 номинациягә бүлеп бәяләнгән: махсус премия, балалар җыры, «Ил дәшкән чагында» һәм өлкәннәр җыры. Балалар җыры номинациясендә менә инде ничәнче ел рәттән каләмдәшебез шагыйрь Рәмис Әймәт катнаша һәм җиңә. Быел ул бүген барыбызга да кирәк нәрсә «Тынычлык» турында җыр язган. Аны ак күгәрченнәр шикелле актан киенгән балалар башкарды. Сабыйлар авазы булгангадыр инде, җыр бик мәгънәле һәм матур яңгырады. Көен Наилә Славина иҗат иткән. Бу номинациядә тагын кемнәр нинди җырлар белән катнашкан булдылар икән? Шуны да бик беләсе килгән иде.

«Ил дәшкән чагында» номинациясенең җиңүче җыры «Солдат сугыш арбасы да бик хаклы табылган. Аның көен Рамил Хисамов һәм сүзләрен өч егет: Рамил Хисамов, Хәйдәр Әхмәтшин, Валерий Чамрин бергәләп иҗат иткәннәр. Барысы бергәләп хәрби киемнәрдән «Шөһрәт» төркеме белән җырладылар да. Темасы бик күпләрнең төзәлмәс җан ярасы булганга, күзләрне яшьләндерделәр егетләр. «Яу кырындагылар исән-сау өйләренә, көткән гаиләләренә кайтсыннар!» дип теләп утырдык.

«Яңа Татар җыры — 2026» фото: https://vk.ru/vagapovfest

Рөстәм Нәбиев һәм Зифа Нагаевага — 200 мең сум: бәйгенең иң тәэсирле мизгеле

Яңа татар җырының Эвересты — иң бөек ноктасы дөньяның иң биек шул тавына кулларында менгән бердәнбер кеше Гиннесслар китабына кертелгән Рөстәм Нәбиевның тәгәрмәчле арбада сәхнәгә чыгып, «Әче әремнәрдән бал җыям» дигән җырны аның авторы Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм композитор Зифа Нагаева белән бергә башкаруы булды. Ә җырны талантлы автор Рөстәмнең ныклыгына, батырлыгына сокланып аңа атап язган. Армиядә хезмәт иткәндә казарма ишелеп, ике аягын да югалткан бу егетнең ныклыгы бүген бик күпләр өчен үрнәк. Шуңа җиңүче итеп бу җыр бик дөрес сайланылган.

«Яңа Татар җыры — 2026» фото: https://vk.ru/vagapovfest

  • Моның шулай икәнен зал да аягүрә басып алкышлап раслады. Рөстәмнең тавышы да бик матур икән. Менә кемгә карап егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диеп була икән бит ул. «Яңа Татар җыры — 2026» бәйгесенең иң зур бүләге 200 000әр сум акча да Рөстәм белән Зифа ханымга бирелде, алар белән Башкортстанга китте. Рөстәм өчен бу чыгыш тауга менеп төшкән шикелле авыр булган. Соңыннан үзе шулай дип ихлас хисләре белән уртаклашты.

Җиңеп бүләк алган җырларның, авторларының барысын да бик теләгәндә дә берничек тә язып бетереп булмас, алар шактый иде. Ә менә берьюлы ике җырның сүзләрен иҗат иткән Фәнәвис Дәүләтбаев турында әйтми калу дөрес булмас. Аның Инсаф Хәбибуллин көенә язылган «Торналар авазы» һәм Алмас Хөсәенов көенә язылган «Туеп булмый сине яратып» дигән җырлары икенче урын алып, авторга ике тапкыр 150 мең сум китерде.

«Яңа Татар җыры — 2026» фото: https://vk.ru/vagapovfest

Кичәне алып баручылар: Искәндәр Хәйруллин һәм Гөлназ Сәфәрова да уенын-чынын бергә кушып: «Нишләтерсез инде бу чаклы байлыкны?» — дип сорамый кала алмадылар. Ә талантлы жюри күңеленә хуш килгән бәхетле автор тыйнак кына итеп: «урыны табылыр», — диде. Ярар, бәлки берәр изге эшкә дә тотар әле бу түбәтәйле абзый дигән өмет тә туды күңелдә.

«Яңа Татар җыры — 2026» фото: https://vk.ru/vagapovfest

Яңа исемнәр, таныш каләмдәшләр һәм татар җырының киләчәге: жюри сайлавы нәрсә күрсәтә?

Кызганыч, калган авторларның күбесе тагын шул Тукаебыз әйтмешли, «берсен дә белмим әлләкем». Колак ишетмәгән яңа исемнәр. Бәлки мин генә белмимдер. Алай булуы да бик мөмкин бит. Ә менә күз күрмәгән дип әйтеп булмый, чөнки яңа җырларының күбесен алар, авторлар үзләре башкарды. Ә бәлки жюри махсус аларга, бик танылып җитмәгән, иҗатның башында гына торган талантлы яшьләргә аерым игътибар һәм стимул биргәндер.

Ярар, хәерле булсын. Тик бу милли җыр-моңыбыз киләчәгенә файда китерә, зыян салмый торган гамәл булсын иде. Тик шулай да алдагы бәйгеләрдә җиңүчеләр рәтендә каләмдәшләремне күбрәк күрәсем килә. Ә бәлки үземә дә аяк киенергә вакыт җиткәндер. Әйтәсе килгән фикерләрем әле шактый калды. Димәк бу темага каләмем тагын язар әле.

Ваhапов фонды төркеме фотолары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading