16+

“Серванттагы самавыр”, яки Язучылар берлегенә рәис сайладылар

27 марта 2025, 18:29
574
0
8
Уку өчен 5 минут

Әдәбият белән кызыксынучылар өчен көтеп алынган берничә генә вакыйга бар. Берсе – ел саен була торганы – Тукай премиясе кемнәргә эләгер икән дигәне. Икенчесе – Язучылар берлеге корылтае. Берлекнең рәисе сайлана торганы.

“Серванттагы самавыр”, яки Язучылар берлегенә рәис сайладылар

Әдәбият белән кызыксынучылар өчен көтеп алынган берничә генә вакыйга бар. Берсе – ел саен була торганы – Тукай премиясе кемнәргә эләгер икән дигәне. Икенчесе – Язучылар берлеге корылтае. Берлекнең рәисе сайлана торганы.

Ркаил абый быел бик тыныч тотты үзен. “Мине дә сайламасалар инде” дип кенә җибәрде үзен(-ең) сайлауалды кампаниясендә. Күптән яуланган исеме дә бар, “связь”ләр дә тупланган, дигәндәй. Дәрәҗәле хезмәте дә бар. Кем генә нәрсә генә сөйләсә, язса да. Сөйләүчеләр, язучылар бар инде анысы. Татарда ансыз булмас та. Демократик рухлы бит без. Язабыз, таратабыз, комментлар җыябыз да, демократия шуның белән бетә: хәтта альтернатив кандидат буларак та чыгарып тормыйбыз үзебезне. Хәер, бөтен зал Ркаил Зәйдулла исеме аталгач кул чапкач, чыгаруның мәгънәсе дә юк инде. Гамәлдәгесен сайлаячаклары көн кебек ачык ич.

Сайлау кампаниясе дигәннән, бераз гына җанлылык кертәсе килеп, халык фикерен сорашып караган идем. Вконтактедагы сәхифәмдә соңгы вакытларда бу челтәрдә популяр Рәмис Латыйпов җиңеп чыкты. 130 кешенең 37се аның өчен тавыш бирде. Ләбиб Леронга 24 тавыш җыелды. Ркаил Зәйдулла белән Рөстәм Галиуллин 17шәр диджитал-тавыш җыйды. Диджитал – диджитал инде ул, анда әллә нәрсәләр язарга, кыланырга була (Язучылар берлегенә бәйле дә шактый нәрсә күрдек онлайда). Оффлайнга күчкәч кенә, әйткәнемчә, кикрикләр шиңә.

301 әгъза: азмы, күпме?

Язучылар дөньясы барыбер кызык инде. Монда ниндидер фикер дә, кызык та табарга мөмкин. Үзем корылтайга... кичә үк барырга чыктым. Берәү белән телефоннан сөйләшкәндә “барасыңмы?” дип сорагач, “иртәгә бит ул, ашыкма инде” дип көлеп куйды. Бүген вакытында бардым, шөкер. “Корстон” кадәр “Корстон”ның әле күптән түгел генә көрәш бәйгесе узган залы шыгрым тулы. Укырлык әсәрләр язарга язучылар юк дигән булалар тагын. Әнә бит күпме икән! Таныш булмаган йөзләр күп. Оялып та куйдым әле: әдәбият дөньясыннан бөтенләй ерак түгелсең бит, Радик, шунда җыелган язучы, шагыйрь, драматургларны да танымыйсың.  

Корылтай үзе ике җыен арасында мәрхүм булган әдипләрне “берничә минут” тынлык белән искә алудан башланды. 46 каләм әһеле арабыздан киткән икән. Таныш йөзләр, таныш әдипләр... Татар әдәбиятын чынлап торып ярлыландырганнары да җитәрлек. Иң соңгылардан булып Нәҗибә апа Сафинаны күрдек. Шунда быелгы съезд башкаларыннан тынычрак булырдыр дип уйлап куйдым. Ни әйтсәң дә, Нәҗибә апа алдагы съезд-корылтайларда тынычлыкны бераз бозгалап ала иде. Андыйлар язучылар арасында калмады да бугай инде. Урыннары җәннәттә булсын!

Татарстан Язучылар берлегендә 301 әгъза исәпләнә икән. Корылтай эшендә 213 язучы катнаша, димәк, кворум бар. Әгъза булып торучылар кимегән икән шактый. Тиздән 300нең бу ягына чыгарбыз инде. Чөнки күпчелек – өлкәннәр. Берлеккә керергә теләүчеләр шактый, диләр анысы, тик кайчандыр корифей шагыйрь, язучылар вә драматурглар булган берлеккә бөтен рифмачларны да җыеп булмаганлыгы да ачык. 200 булсын – сыйфатлы булсын! Алай дисәң, ничә миллионлык татар өчен 301 дә аз инде ул... 

Өлкәннәр дигәннәр, Локман Закиров бүгенге Язучылар берлегендә иң өлкән язучыдыр. 100гә җитеп килүче Локман ага – молодец, бу корылтайга да килгән. Берәр сәгать утырып торды да, “йөрим килим әле, болай утырып торсаң, аякларың катыр” дип, берничә минут хәрәкәтләнеп алды. Саулык телибез!

Кәнфитле тәнкыйть

Быелгы утырышта хакимияттән иң зур кунак булып ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Тел комиссиясе җитәкче дип кенә атыйбыз аны барыбыз да. Мактаудан тормады аның чыгышы. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның юбилей корылтае уңаеннан язучыларга атап язылган сәламләү сүзен җиткергәч, Марат Готыф тәнкыйтькә күчте. Аның чыгышын безнең телеграм-каналдан карый аласыз. Марат Әхмәтов – Марат Әхмәтов инде. Авызыннан чыккан тәнкыйть сүзләре дә кәнфитле тәнкыйть булып яңгырый. Матур итеп, үз итеп сөйләшә ул язучылар белән. Ркаил абыйны “чеметеп алу”дан башлады сүзен, чөнки рәискә әле оештыру сәләте, осталыгы җитеп бетми икән. Анысы шулай инде, иҗат кешесе бит. Ркаил абыйның кайбер фразалары залдагы халыкны да елмайтып алды (Ирада Әюпованы игълан иткәндә “ул мондамы соң?”, Илсур Һадиуллинны президиумга чакырганда “монда урын бармы соң әле?” кебегрәк фразалары чын, гади, үзебезнең Ркаил абыйны күрсәтә инде).

Шуннан Марат Готович язучыларның үзләрен дә кызартырга карар кылды (кызартырсың хәзерге безнең язучыларны!). Янәсе, республика авылларында, районнарында менә дигән мәдәният йортлары, китапханәләр эшли, ләкин әдипләр анда йөрми. Мәктәпләр укучыларга белән очрашуларга да йөрми язучы халкы. “Чакырганны гына көтеп торырга кирәкми”, ди тел комиссиясе рәисе. Китаплар чыга тора, ә язучылар аларны укыту турында уйламый да: “үзегезнең укучыларыгызның күбрәк булуы өчен үзегезгә дә тырышырга кирәк”. Язучылар берлеге бинасы да “серванттагы самавыр төсле тормасын”, анда да атнаның һичьюгы ике көнендә тормыш кайнасын иде, ди Әхмәтов. “Серванттагы самавыр төсле” – мондый чагыштыруларны язучылар үзләре дә уйлап таба алмыйдыр әле шәт.

Ахыр чиктә, Марат Готыф улы республика җитәкчелеге исеменнән Язучылар берлеге рәисе вазифасына Ркаил Зәйдулланы тәкъдим итте. Ахыр чиктә, Ркаил Зәйдулла икенче тапкыр рәттән язучылар командиры булып сайланды да. Инде болай гына да сайланыр дип уйлаган идем, юк, устав буенча сайлаулар альтернатив нигездә узарга тиеш икән. Шуннан җыелышны алып баручы Зиннур Мансуров залдан Ркаил абыйга оппонент булырга теләүчеләрне эзли башлады. Көч-хәл белән җырчы язучы Хәбир Ибраһим белән рәислеккә төп дәгъвачы һәм Зәйдулланың төп оппоненты буларак күзалланган Рәмис Әймәтне (Рәмис Латыйпов түгел, буталмагыз)  тәкъдим иттеләр. Кызганыч, көрәш бәйгесе узган залда язучылар арасында көрәш булмый калды. Рәмис әфәнде үз кандидатурасын алды, ә Хәбир Ибраһимның Ркаил Зәйдулла тарафдары икәнен “Шәһри Казан”да чыккан әңгәмәсендә күргән идек. Шулай да Хәбир абый 20 тавыш җыйган әле. Ә Ркаил абый өчен 167 язучы тавыш биргән. 7 бюллетень яраксыз дип табылган. Шулай итеп, корылтай башында игълан ителгән 213 кешенең 194е тавыш биргән. Шунысы игътибарга лаек, 2021 елда Ркаил Зәйдулла өчен 231 язучының 122се тавыш биргән. Тарафдарлары арткан димәк. Әдәбиятыбыз өчен анысы да начар түгел.

Язмамның иң башында әдәбият белән кызыксынучылар өчен дип, ике генә вакыйга турында яздым, игътибар иттегезме икән. Массалар турында яздым, әлбәттә. Киң җәмәгатьчелек турындагысын. Әдәбият казанында кайнаучылар, турыдан-туры шул өлкәдә булучылар өчен күптер инде ул вакыйгалар: Тукай премиясеннән тыш та премияләр күп хәзер, кемнең китабы чыккан, кемнеке юк – анысы да кызыктыр, конкурслар, грантлар да үткәрелеп тора, кайберәүләр әнә эстрада йолдызларын да уздырам дип җыр дәрьясына кереп китә, кемдер әле укучылар яратып кабул итәрдәй әсәрләр дә яза. Икенче берәүләр ел буена кемнедер тәнкыйтьли, хәтта берлек рәисенә кисәү күтәрә, нәрсәдәдер гаепли. Бәгъзеләр мин булсам болай итәр идем, булдыра алмыйсыз бит дип әтәчләнеп тә ала. Билгеле бер тусовка өчен кызык инде болары. Ә массаларга болары әллә бар, әллә юк. Массалар инде укымый. Шунысы кызганыч.
Кызганыч, ул масса, җәмәгатьчелек дигәне дә кимегәннән кими бара. Әдәбият белән кызыксынучылар, матур әдәбият укучылар кими чөнки…

Салават Камалетдинов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading