“Алар - безнеке, үзебезнеке” шигаре астында узучы “Халык җәүһәрләре” проектына дүрт ел булды.
Быел фестивальгә дөньяның төрле тарафларыннан 300гә якын гариза килгән. Проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, "Халык җәүһәрләре" фестивале халык арасында иҗат итүче талантлы кешеләргә ярдәм итү максатыннан, халык ихтыяҗына җавап буларак барлыкка килгән. Ә җәүһәрләр арасында бәйге икенче ел гына уза.
Жюри рәисе Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова: “Иң-иңнәрне сайлау бик кыен булды”, - ди. Шуңа күрә жюри гала-концертка узган һәр лауреатка 1 урын бирергә карар кылган.
- Алар төрле өлкәләрдә эшлиләр. Сәхнәдә озак еллар чыгыш ясаганнары, хәтта профессионалларны да уздырып җырлыйлар. Сәләтле кеше һәрьяктан сәләтле инде. Мин үземдә иҗат юлына һәвәскәр җырчы буларак башладым. Уку йортларын тәмамлап кына сәхнәгә килмәдем, шуңа күрә мин аның нәрсә икәнен беләм. Кешенең күңелендә җыр яши икән, ул нинди өлкәдә эшләсә дә аны оныта алмый, - ди Зәйнәп Фәрхетдинова.
“Пенсионерлар өчен” бәйге дип язылмаган бит
Ваһапов фондының яшьләр өчен яшь башкаручылар конкурсы бар. Композитор, шагыйрьләр өчен “Яңа татар җыры”. Ә “Халык җәүһәрләре” проектын, шәхсән мин, гомер буе зур сәхнә турында хыялланып йөргән һәвәскәр җырчыларның “йолдызлы сәгате” итеп кабул итәм. Шуңа күрә өлкән яшьтәге җырчылар арасында яшьләрне күрү бераз сәеррәк булды ( сүзем проектның лауреатлары турында). Сүз дә юк, яшьләргә дә канат куярга кирәк.
Әмма аларның әле сәхнәгә чыгып балкырга мөмкинлеге бар, ә менә өлкән яшьтәгеләр башка мәсьәлә. Аларның артыннан "этүче-төртүчесе” юк. Беренче “Халык җәүһәрләре” проекты шуның белән алдырды да. Бу - яңалык иде. Ә хәзер “Халык җәүһәрләре” күбрәк “солянка” форматына күчеп бара. Дөрес, нигезләмәдә “пенсионерлар өчен” конкурс дип язылмаган бит. Каршы килеп тә булмый.
Оештыручыларның узган елларны проектта җиңгән кешеләрне онытмавы сөендерә. Бу проект ярдәмендә танылып киткән җырчылар да бар. Әйтик, Сабадан Рисанә Мостафина. Концертка махсус аны тыңлар өчен килүче тамашачылар да булды. Рисанә апаны фойеда күргәч, халык йөгерә-йөгерә фотога төшә башлады. Монысы да үзенә күрә күрсәткеч. Без дә аның белән сөйләшеп алдык.
- Бу проектның авторы Рифат Фәттаховка, гомумән, барлык оештыручыларга рәхмәтем чиксез. Алар мине халыкка танытты. Дөньяга чыгардылар.
- Әти-әни йортында үзем генә яшим дип сөйләгән идегез. Сезнең белән кызыксынучы ир-атлар юкмы?
- Ир-егетләр турында уйланырга вакыт юк. Мин бит инде андый яшьтә түгел. Ул бит язмыш эше. Яхшы кешеләрне алып бетергәннәр, миңа тиңнәр юк (көлә).
Эретеп ябыштыручы да, тәрбияче дә, укытучы да...
Быел да “Халык җәүһәрләре” яңа йөзләрне ачты. Рәмзия Хәйретдинова, мәсәлән, тимер юл станциясендә эшли. Әмма аны күпләр Зур Катын ( социаль челтәрдә шулай язылган, мыскыл итеп әйтү түгел) буларак белә. Рәфис Атаказның туганы да әле. Өч бала әнисе, ел саен меңәр баш каз үстереп, тормышын җитеш итә. Моңа өстәп, җырлый да икән. Шунысы кызык: Рәмзия ханым үз җырларын да Рәмзия Зуркатын исеме астында урнаштыра.
Буадан тәрбияче Әлфия Хәйруллина һәм эретеп ябыштыручы Наил Җәләлиев чыгышларын тын алмыйча тыңладым. Чын халык җәүһәрләре, моң ияләре. Наил әфәнде Әхмәт Ерикәй сүзләренә көйне үзе язган. Күңелендә йөрткән, әмма зур сәхнәгә гомер көзендә генә чыгарга насыйп булган.
Хисләнеп утырган тамашачыларны җанландырып җибәрүчеләр дә булды. Төмән өлкәсеннән Наҗия Хәкимҗанова “Себер татарлары җыры”н алып килгән. Ул аны җырламады, уйнап чыкты. 86 яшьлек Нур Мусин да “Өммәгөлсем”е дә үтә тәэсирле булды. Әллә каян күренеп тора “комсомол, пионер” булган кеше. Вакыт машинасына утырып, шул чорга әйләнеп кайткан кебек булдым. Бу җәүһәрләрдә булган дәрт-дарманга сокланырлык. 86 яшеңдә сәхнәдә сикерепләр куя-куя җырлап булырмы әле?
Проектта катнашкан ансамбльләр дә аерым игътибарга ия. Актаныш районының “Баламишкин” баянчылары тамаша башланганчы ук бөтен кешене биетеп, җырлатып, концерт карарга әзерләп керткәннәр иде.
Проектның үз йөзе, үз тамашачысы бар. Мондый концертлар да кирәк, сүз дә юк. Киләсе ел юбилей, шуңа өметләр зурдан...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар