16+

Бала нигә начар сөйләшә? Белгеч ата-аналарга мөһим киңәшләр бирде

Көн кадагында торган әлеге проблемага ачыклык табу максаты белән без Казан шәһәренең Идел буе районының сәнгать мәктәбендә баян дәресләре алып баручы музыкант, логопед, нейропсихолог Миләүшә Наил кызы Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек.

Бала нигә начар сөйләшә? Белгеч ата-аналарга мөһим киңәшләр бирде

Көн кадагында торган әлеге проблемага ачыклык табу максаты белән без Казан шәһәренең Идел буе районының сәнгать мәктәбендә баян дәресләре алып баручы музыкант, логопед, нейропсихолог Миләүшә Наил кызы Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек.

Неврологка барырга киңәш итәр идем

— Хәзер балалар бик үзенчәлекле. Араларында тиз генә сөйләшеп китә алмаучылар шактый. Бала тиешенчә сөйләшми икән, кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә? 

— Баланың сөйләшүе төрле факторларга бәйле. Балага ике яшь тулганнан соң аның сөйләмендә проблемалар булачакмы, юкмы шул вакытта беренче билгеләр күренә башлый. Бала дөрес үсеш аламы, юкмы, элек-электән фәнни күзлектән өйрәнелгән, бу эш бүген дә дәвам итә. Балалар белән эшләүче белгеч буларак шуны әйтәсем килә, балагыз белән сөйләшегез, төрле уеннар уйнагыз.

Ике-өч иҗектән торган сүзләр әйттерегез. Ни кызганыч, бүген без гаджетларга бик бәйле. Ана-ана да, бала да телефонда. Әти-әни үз баласының үсешен аңлап бетермәскә мөмкин, аеруча беренче бала булганда. Моны бары тик белгечләр генә әйтә ала. Бала сөйләшми икән, 3 яшьтә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки бу вакытлар сензитив чор — баланың тиз үсеш ала торган айлары.

Бала белән вакытында шөгыльләнмәсәң, киләчәктә акрын темплар белән генә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Сугышчы яу кырында ялгызы гына көрәшә алмаган кебек, бу очракта да логопедка ярдәм итә алырлык белгечләр кирәк. Логопед — ул медицина хезмәткәре түгел. Күп очракта сөйләмнең тоткарлануы медицина ягыннан булырга мөмкин.

Беренче эш итеп неврологка барырга киңәш итәр идем. Балада булган сөйләм тайпылышларын фәкать көчле неврологлар гына тоемлый ала. Ул үз чиратында медицина препаратлары билгели, диагностика узарга куша һәм башка белгечләргә — дефектолог, психиатр, остеопатка һәм башка белгечләргә консультациягә җибәрәчәк. Тагын шунысын да әйтәсем килә, кирәгеннән иртә баланың телен ачу өстендә дә эшләргә ярамый, бу башка проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. 

Дети. фото: ТИ

Фәнни күзлектән карый башладым

— Сез ни өчен логопедия һәм нейропсихология өлкәсенә кереп киттегез?

— Логопедиягә юкка гына килмәдем. Мәктәптә укыган елларымда концертлар алып бара идем. Миңа шул вакытта ук тавыш белән эшләргә ошый иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң режиссерлык факультетына укырга керү хыялы белән яндым. Ләкин башка юнәлеш буенча киттем. Логопедиягә мине язмыш алып килде. Балама 3,5 яшь вакытта кисәк кенә тотлыга башлады. Менә шул вакытта үз балама үзем ярдәм итәргә тиеш дип логопедия юнәлешенә кереп киттем. Казан Федераль университетында укыганда балаларны да, өлкәннәрне дә дөрес сөйләшергә өйрәтә алуымны аңладым.

  • Шөкер, үз улыма гына түгел, бик күп тотлыгучы балаларга ярдәм итә алдым. Нейропсихологиягә килгәндә, әлеге юнәлештә курслар тәмамларга дустым, коллегам, логопед Эльмира Фәритовна киңәш итте. Безне Мәскәүдән килгән психология фәннәре кандидаты, профессор Анна Владимировна Семенович укытты. Неврология, психиатрия, анатомия буенча белем алып, практикалар узып, балаларга башка күзлектән карарга өйрәндем. Дөресен әйтергә кирәк, укый башлаганда үземнең ни өчен бирегә килгәнемне аңлый алмадым.

Бары уку барышында бу белемнең эшем өчен бик тә кирәклеген төшендем. Төп эшем — музыка мәктәбе, анда балаларга баян дәресләре алып барам. Әлеге курсларда укыганчы баланың игътибарсызлыгын, хәтеренең начарлыгын, тәртибендә хилафлыклар булуын һәм дәрескә теләп йөрмәвен күреп, бу баланың сәләте юк, укый алмый, дигән фикердә идем. Хәзер нейропсихологиянең ни икәнен белгәч фәнни күзлектән карый башладым.

Логопедия, нейропсихология, укытучылык эшем бер-берсенә ярдәм итә. Нейропсихология — кешенең нинди психик функциясе бозылганлыгын өйрәнә торган фән. Сөйләм кешенең югары психик функциясе белән бәйле, шуңа күрә син кешедә булган проблемаларны күреп, нәкъ тә менә нейропсихологиягә мөрәҗәгать итеп, ярдәм итәргә тырышасың. 

Детский сад. фото: ТИ

Баян — нейропсихологик уен коралларының берсе

— Нейропсихолог неврологтан һәм психологтан нәрсә белән аерыла?

— Невролог — ул табиб, диагноз куя, дәва һәм дарулар билгели. Нейропсихолог — ул табиб түгел, ул белгеч, диагноз куймый, ә бала белән аралашканнан соң үз фикерен җиткерә, юнәлешләр бирә, тайпылышларын көйләр өчен төрле күнегүләр тәкъдим итә. Һәм аның дарулар бирергә берничнек тә хокукы юк. Нейропсихолог клиник һәм гади психолоктан нәрсә белән аерыла соң?

Клиник психолог — тормыштагы вакыйгаларга юнәлеш бирә, авыр вакытларда стресслардан чыгарга ярдәм итә. Нейропсхихолог исә югары психик функцияләрне анатомик яктан караучы белгеч. Ни өчен баш миендәге психик функция бозылган, шуңа аңлатма бирергә сәләтле. Кеше организмында булган тайпылышларны төзәтү өчен үз киңәшләрен бирә. 

— Сез югары белемле музыка укытучысы. Баян һәм логопедия, нейропсихология буенча дәресләр бирүче республикада бердәнбер белгеч. Уен коралларында уйнарга өйрәнү баланың аңын һәм хәтерен ничек яхшырта ала, шул хакта да аңлатыгыз әле? 

— Мин һәрвакытта да әйтә киләм, баян — ул нейропсихологик уен коралларының берсе. Башка уен коралларыннан аермалы буларак, кешенең үзаңын үстерергә зур мөмкинлек бирә. Кеше баянда уйный башласа, баш мие 200 процентка эшли башлый. Игътибар итегез, кеше уң кулы белән бер көйне уйный, сул кулы белән башка төймәләргә баса. Шул ук вакытта баянның сузу хәрәкәтен дә онытырга ярамый, тартып-сузганда да төгәллек сорала. Чын баянчы беркайчан да төймәләргә карап уйнамый.

Туры итеп утыра да, бармаклары белән төймәләргә басып, көйне сузып җибәрә. Бу вакытта кешенең фикерләү киңлеге нык үсеш ала. Баянда уйнаганда организмындагы һәр күзәнәк диярлек эшкә җигелә. Әгәр дә баланың югары психик функциясе үсешендә тайпылышлар бар икән, баянда уйнарга өйрәнеп, әлеге үсешен дә, коррекциясен дә яхшыртырга менә дигән мөмкинлек. Юкка гына безнең бабайлар тальян, хромка, баяннарда уйнарга өйрәнмәгән. 

Баян. Фото: ТИ

Киртәләр дә, «юк» дигән сүз дә юк

— Игътибар җитмәү һәм гиперактивлыкны (синдром дефицита внимания — СДВГ) яки баланың холкы шундыймы, моны ничек аңлап була?

— Игътибар җитмәү бик җитди диагнозларның берсе, аны бары тик яхшылап тикшергәннән соң психиатрлар куя. Без тиктормас, гиперактив, тыңлаусыз балаларны гадәттә СДВГ дип уйлыйбыз. Бу тәрбиядән килми, бала ана карынында ук шулай булып ярала яки туган вакытта ниндидер тайпылышлар аркасында килеп чыга. Һәм нәтиҗәдә аның үз-үзен тотышы башка балалардан аермалы буларак күзгә ташланып тора.

Билгеле, андый балалар белән авырырак. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк, нәкъ тә менә шундыйлар киләчәктә ачышлар ясарга сәләтле. Алар кызыксынучан, максатчан тормыш алып барып, уңышларга күбрәк ирешергә мөмкиннәр. Андый балалар өчен киртәләр дә, «юк» дигән сүз дә юк. Башка балалар икеләнеп торганда, алар инде нинди дә булса уңышка омтыла, спортта да олимпия җиңүләре яулыйлар, тормышта да зур казанышларга ирешәләр. 

— Бала мәктәптә укый башлагач, сезнең балагыз укырга әзер түгел, дигән сүзне әйтергә мөмкиннәр. Бу ни өчен шулай?

— Күп кенә әти-әниләр бала мәктәпкә укый, яза белеп керә икән, димәк ул әзер, дип уйлый. Нейропсихологлар юкка гына чаң сукмый. Бала укый, яза белсә дә, ул әле мәктәптә укырга әзер дигән сүз түгел. Бала үзен контрольдә тотарга, 45 минут дәвамында укытучыны тыңлап утыра алырга тиеш. Әгәр дә тик кенә утыра белми икән, үзе дә укый алмый, башкаларның да игътибарын үзенә җәлеп итәчәк.

Тик утырудан тыш, аның игътибарлы булуы да кирәк. Бала мәктәпкә укыр өчен килә. Гадәттә, мәктәпкә баргач ул нәрсә эшләргә кирәген аңлый алмый тора. Бу аның өчен кызык түгел. Игътибарын дәрескә бирә белми. Әгәр дә баланың хәтере начар үсеш алган икән, әйткән сүзләр бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк, күңеленә берни кереп калмый. Мондый балалар укый-яза белсәләр дә, мәктәптә уку авыр бирелә. Әгәр дә бала мәктәптә башкалар белән уртак тел таба белми, фәннәрне начар үзләштерә икән, нейропсихологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Әни кеше һәм белгеч буларак әйтегез әле, бала сәламәтлеге өчен нинди спорт төрләренә өстенлек бирергә кирәк? 

— Минемчә, балага командалы, ниндидер таләпләр куя торган спорт төрләренә караганда, үз тәнен тоя, үзен яхшы хис итә торган спорт төрләре белән шөгыльләнүе сәламәтлеге өчен уңай нәтиҗә бирәчәк. Мисалга, йөзү, спорт гимнастикасы, фехтование, сәнгатьле гимнастика кебек спорт төрләренә өстенлек бирергә кирәк. Бала спорттан күңеленә ял алып кайтырлык булсын.

Баян. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading