16+

«Балалар гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбиялиләр: Шаян ТВ студиясендә яңа проектлар тәкъдим ителде»

Шаян ТВ каналында 20дән күбрәк белем бирү һәм үстерү программалары, шоу һәм мультфильмнар җитештерелгән.

«Балалар гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбиялиләр: Шаян ТВ студиясендә яңа проектлар тәкъдим ителде»

Шаян ТВ каналында 20дән күбрәк белем бирү һәм үстерү программалары, шоу һәм мультфильмнар җитештерелгән.

Бу хакта 17 сентябрьдә Шаян ТВ студиясендә яңа проектларны тәкъдим итү чарасында сөйләделәр. Анда Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинда катнашты.

Шаян. фото: Илгизә

«Актив булулары белән үрнәк күрсәтәләр»

Шаян ТВ телеканалы миссиясе — балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча контент булдыруга, татар телен популярлаштыруга, шулай ук яшь буын өчен белем бирү проектлары җитештерүгә юнәлдерелгән. 8 ел телеканал бу максатларга тугры кала. Беренче татар балалар телеканалы һәр ел нәни тамашачыларны яңалыклар белән сөендерә. Проектлар Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау коммиссиясе һәм татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

— Шаян ТВның тапшырулары балалар өчен чыгарылган булса да, әти-әнине дә тәрбияли. Балаларның җырлап, уйнап, төрле проектларда катнашуы, беренче чиратта, үзләре өчен мөһим. Икенчедән, шундый актив булулары белән башка ата-аналарга да үрнәк күрсәтәләр. Бу проектлар бөтендөньяда яшәүче татарлар өчен мөһим, — диде Илсур Һадиуллин. 

Шаян. фото: Илгизә

ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, Шаян ТВ балаларда ватанпарвәрлек тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә. «Баларыбызны патриотлар итеп тәрбияләргә кирәк. Ә аның өчен алар телне, тарихны, мәдәниятне яхшы белергә тиеш. Шуңа күрә мәгариф министрлыгы белән берлектә методикаларны берләштереп эшлибез», — ди ул. 

Шаян. фото: Илгизә

Быел нинди яңалыклар? 

Балалар телеканалы һәр ел нәни тамашачыларны яңалыклар белән сөендерә. Бу елның яңалыклары — социаль челтәрләрдә беренче вертикаль сериал «Ну, Карим» һәм «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалы.
«Ну, Кәрим» беренче вертикаль сериал социаль челтәрләрдә чыга башлады иде. Сериалда 10 серия. 

— Сериалда мин "5«кә генә укучы кыз ролен башкардым. Ул гел башкаларны өйрәтә, бүлдерә. Укытучыдан: «Сез безгә өй эше бирергә оныттыгыз», — дип сорый. Съемкалар бик күңелле узды. Барысын май аенда төшердек. Тәҗрибәле абый-апалар безгә үз киңәшләрен бирде, шуңа төшерү мәйданчыгында кәеф яхшы иде, — ди Алимә Вәлиева.

Шаян. фото: Илгизә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading