«Апуш» балалар театры күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлап “Күзлек” театраль лабораториясенең йомгаклау кичәсе үтте.
Скопировать ссылку
«Апуш» балалар театры күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлап “Күзлек” театраль лабораториясенең йомгаклау кичәсе үтте.
Быел “Апуш”лыларга республиканың башка районнарыннан да балалар кушылды. 117 бала Әтнә районы Каенсар урманнарына иҗади лагерьгә җыелды. 16 көн дәвамында балалар һәм остазлар Туфан Миңнуллин әсәрләренә башка күзлектән караганнар, лаборатория дә шуңа “Күзлек” дип атала.
– “Апуш”ка инде өч ел. Аны популярлаштыру, төрле районнарга чыгару турында фикерләр килеп иреште. Без башта иҗади лагерь эшләп карарга булдык. Төрле районнардан килгән балаларны театр сәнгате белән “агуландыру” төп максатыбыз булды. Миңа калса, без максатыбызга ирешү юлында. Без Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка, Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка, әлбәттә, Мәдәният министрлыгы һәм Әтнә районы хакимиятенә бик рәхмәтле. Бу көнне бөтен мәгълүмат чаралары Туфан абый турында сөйли, төрле чаралар уза. Әмма, минемчә, ул үзе исән булса, Туфан абый өчен иң кадерле чара менә шушы чара булыр иде. Чөнки ул балалар яратты, үзенең әсәрләренә төрле карашны да теләп кабул итте. Туфан абыйның рухы шат булсын, – диде “Апуш”ларның әнисе, Казан шәһәре башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Аның сүзләрен Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та хуплады.
Комментарийлар