16+

Студентлар нигә укыганда ук эшли башлый? КФУда сораштыру нәтиҗәләре

Студентларның уку вакытында ук эшли башлавы яңалык түгел.

Студентлар нигә укыганда ук эшли башлый? КФУда сораштыру нәтиҗәләре

Студентларның уку вакытында ук эшли башлавы яңалык түгел.

Соңгы күзәтүләр буенча, уку белән эшне бергә алып бару массакүләм күренешкә әйләнде. Студентларның күбесе уку дәверендә ким дигәндә бер ай булса да эшләп караган. Яшьләр фикеренчә, бу диплом алгач дәрәҗәлерәк эш табу мөмкинлеген арттырырга мөмкин.

Без Казан федераль университеты студентларының уку һәм эшне ничек параллель алып барулары турында сораштыру үткәрдек. Студентлар ни өчен эшкә кергәннәр? Эшләгән акчаларын нәрсәгә тоталар? Укуга да, эшкә дә вакыт җиткерү мөмкинме? Студентлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 
Телевидение юнәлешендә укучы 2 курс студенты Нәргизә Сибгатуллина бизәнү  әйберләре кибетендә сатучы булып эшли: 

− Мин эшкә, беренче чиратта, үз ихтыяҗларымны кәнәгатләндерергә акча булсын дип урнаштым. Эшләгән акчамның күпчелек өлеше азык-төлеккә китә. Шулай ук дусларыма туган көн бүләкләренә һәм үземә косметика, кием сатып алуга тотам. Эш графигымны укуымны истә тотып, дәресләремә комачауламый торган итеп төзедем. Гадәттә, паралардан соң кичке сменага чыгам. Эш дип дәресләр калдырганым юк диярлек, башка кешенең сменасына чыгарга туры килгәндә генә булгалады. Минем хәзерге эшем белгечлегем буенча түгел. Диплом алгач, бу эштә калырга җыенмыйм, ул минем өчен вакытлыча гына, – дип бүлеште ул планнары белән.

Студент чорында эшләү – акча өчен генә түгел бит. Беренче эш тәҗрибәләре җаваплылык үстерә, вакытны дөрес бүләргә өйрәтә, яңа күнекмәләр алу һәм киләчәк карьерага кыйммәтле тәҗрибә туплар өчен зур мөмкинлек булып тора. Әлбәттә, укуны беренче урынга куярга һәм эш аркасында аңа зыян китермәскә кирәк. Әмма дөрес сайланган эш уку процессына ярдәм генә итәчәк.

Беренче эш тәҗрибәсе турында Казан федераль университетының психология бүлегендә клиник психологка укучы 4 курс студенты Василий Дементьев сөйләде. Ул психиатрия хастаханәсендә эшләп караган булган.

− Тәҗрибә туплау өчен, үземне кызыксындырган өлкәдә эшләп карадым. Хастаханәдә кешеләргә психологик ярдәм күрсәттем. Әлбәттә, финанс яктан бәйсез булу өчен дә эшли башладым. Ләкин эш өйдән ерак урнашкан иде һәм акчаның шактый өлеше таксига китте. Эш графигы сыгылмалы булганга, дәресләрне калдырырга туры килмәде диярлек. Оешма миңа каршы килмәде, уңайлы сменаларны сайларга мөмкинлек бирде. Эш минем белгечлек буенча булса да, хезмәт шартлары канәгатьләндермәде, шуңа китәргә булдым. Югары уку йортын тәмамлагач, белгечлегем буенча эшләргә уйлыйм. Бәлки, киләчәктә үземне бераз башка өлкәдә сынап карармын, мәсәлән, дәүләт психиатрия хастаханәсендә эшләп карыйсым килә, – диде ул. 

Кайчандыр эшләү белән укуны бергә алып баруны кичке вакытта укучы студентлар һәм “заочниклар” гына булдыра ала дигән фикер яшәгән, аларның моңа буш вакытлары да җитәрлек булган. Хәзер һәр икенче студент эшне уку белән бергә алып бара. Алар онлайн, сыгылмалы графиклы эш урыннары табалар яисә шәхси уку планын төзиләр. 

− Хәзерге вакытта мин математика фәне буенча репетитор, укучыларым – республикабызның төрле районнарыннан төрле сыйныф балалары. Бу юлга мине бернинди мохтаҗлык китермәде, бары тик «Булдыра алырмынмы?» дигән сорау иде башымда. Ләкин ихтыяҗларымны тулысынча үзем канәгатьләндерәсем килде, – дип уртаклашты 4нче курс студенты Гөлсу Хәйбуллина. – Керемнәрем тулай торак өчен түләргә, азык-төлеккә, күңел ачуга һәм яңа кием, дуслар белән сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә ял итүгә китә. Берникадәр өлешне җыеп куярга да тырышам, максатларыма акча жыям, финанс грамоталыгы бу эштә булыша.

Гөлсу графигын да үзенә яраклы итеп ясаган, эшли башлаганда кайбер вакыт укуны калдырырга туры килсә дә, хәзер инде ике эшне бергә алып барырга өйрәнгән:

− Әти-әнием һәрвакыт «Тыныч кына укы, студент вакытыннан ләззәт ал, әле эшләргә өлгерерсең» дип әйтәләр, алар белән килешәм. Репетиторлыгымда үз графигымны үзем төзим, укуым аксамый. Диплом алгач да укыту юлында калырга планлаштырам, миңа балалар белән эшләү ошый, – диде ул.

Журналистика бүлегендә укучы 2 курс студенты Илназ Йосыпов эшкә башка төрле карый. Аның өчен эш, беренче чиратта, һөнәри үсеш һәм тәҗрибә туплау өчен мөмкинлек булып тора:

− Әлбәттә, бу әти-әниемнең теләге түгел иде. Миңа яхшы эш урынында эшләргә насыйп булды, һәм бу мөмкинлектән файдаландым. Беренче эшем, теләгәнчә, газетада булды. журналистика бүлегендә укыйм, шуңа үземне практикада сынап карарга кирәк дип уйладым, – Илназны акча кызыктырмаган, күбрәк журналист эшенең нюансларын беләсе килгән. – Эшләгән акчамны ике өлешкә бүләм. Беренчесе – кирәкле чыгымнар, моңа юл, транспорт, ашау-эчү керә, икенчесе – яраткан шөгыльләрем: китаплар, техника, курслар.

Ул уку һәм эшне бергә алып барганда баланс табу мөһим дип уйлый:
− Мөһим чарага чакырганда, әлбәттә, параларны калдырырга туры килде. Мин үз белгечлегем буенча эшлим һәм шуңа шатланам. Эшем начар түгел, ләкин үземне башка газеталарда да сынап карар идем. Бу планнарны бары тик университетны тәмамлагач кына тормышка ашыра алам дип уйлыйм, – диде Илназ киләчәк планнары турыныда. 

Журналистика факультетының 2 курс студенты Таңчулпан Гыйлаҗова да уку белән эшне ничек бергә алып баруы турында сөйләде:
− Мин үземә эш өяргә ярата торган кеше. 1 курстан ук эшлим. Дедлайннар арасында чабышып өлгерә алмавымнан рәхәт миңа. Укудан өй эше бирмәсәләр, тагын да әйбәтрәк булыр иде. Йокыны корбан итәргә туры килсә дә, мин барысына да өлгерәм, үзем сайлаган юл бит, зарланырлык түгел, – дип ассызыклады ул.
Аның эшкә керү сәбәпләре: әти-әнисеннән бәйсез булу, профессиональ яктан үсү һәм яшьтәшләреннән тизрәк пенсиягә чыгу теләге.

“Студентлар эш белән укуны бергә алып бара аламы?” дигән сорауга җавап табу өчен икътисад фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Игорь Кохның фикерен белештек: 

− Уку белән эшне бергә алып бару кыен. Я берсен, я икенчесен сыйфатсыз эшләргә туры киләчәк. Әгәр укуны төп максат итеп куйсак, ә бу дөрес була, чөнки яхшы белем киләчәкне тәэмин итә, студентның эше бөтен көчен һәм вакытын алмый торган булырга тиеш. Әгәр инде җитди практик тәҗрибә алу теләге булса, укуны вакытлыча туктатып торып, берничә елдан соң тәмамлау мөмкинлеге дә бар. Финансларга килгәндә, студент чакта, укудан тыш, бөтен нәрсәдә экономияләп була, – диде ул. 

Ә менә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Илназ Фазлетдинов фикеренчә, бүгенге көндә студентны эшкә урнашырга икътисади шартлар мәҗбүр итә. “Сүз уку белән беррәттән эшләү мөмкинлеге турында бармый. Укуның бәясе арта, тормыш кыйммәтләнә, ә хезмәт хакы акрынрак арта, шуңа да студентка күп очракта барлыкка килгән мәсьәләләрне әти-әни ярдәменә өметләнмичә, үзенә хәл итәргә туры килә, – ди ул. 

Үзе 4нче курста укыганда эшкә урнашкан. Еш кына кичләрен төрле кафеларда диджей вазифасын башкарып, ял көннәрендә төрле банкетларга тавыш операторы буларак чыккалаган. Шул акчаларны җыеп, Америкага барып кайткан.

– Студент яшьлекнең ямен тоеп яшәргә тиеш. Акчасын нәрсәгә генә тотса да, беренче чиратта – үзенә рәхәтлек китерсен. Нәрсә тели, шуны ашасын, ничек ошый, шулай киенсен, концерт-клубларга йөрсен. Әлбәттә, укуга зыяны килә инде аның, башкача булмый... Ләкин соңыннан студент елларын елмаеп искә төшерерлек булсын! – дип киңәшләрен бирә әңгәмәдәшем. 

Финанс мөстәкыйльлеге хәзерге көннәрдә трендка әйләнде. Ләкин шуны исәпкә алырга кирәк: һәркем үз юлын төрле вакытта башлый – кемдер укыганда ук эшли, кемдер уку йортын тәмамлагач. Иң мөһиме – нәрсә белән генә шөгыльләнсәң да, аннан ләззәт алу.

Залинә Гыйлаҗиева


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading