16+

Химиклар тормышыннан: «Безнең эштә батыр йөрәкле булырга кирәк»

07 апреля 2025, 13:03
217
0
1
Уку өчен 5 минут

Казан химия мәктәбе элек-электән иң көчлеләрдән саналган.

Химиклар тормышыннан: «Безнең эштә батыр йөрәкле булырга кирәк»

Казан химия мәктәбе элек-электән иң көчлеләрдән саналган.

XIX гасыр уртасында ук Казан университетының химия лабораториясендә фәнни мәктәп барлыкка килә һәм ул дөньякүләм танылган галимнәрне бирә.  Аларның хезмәтләре химия фәненең алтын фондын тәшкил итә. Бүген дә Клаус, Зинин, Бутлеров, Арбузов традицияләрен дәвам итүче химиклар кимен куймый.

Әйтик, Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтында күпсанлы фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып барыла. Биредә оештырылган яшьләр лабораториясенең җитәкчесе, химия фәннәре кандидаты Алмаз Заһидуллин белән табигый фәннәргә кызыксыну уяту, остазлыкның мөһимлеге һәм хәзерге химикларның эш юнәлешләре турында сөйләштек.    

- Алмаз, бүгенге укучыларның бик азы гына табигый фәннәр белән кызыксына. Химия, физика, биология, география ни өчен игътибардан читтәрәк кала дип саныйсыз?

- Аспирантурада белем алганда, миңа үземә өч ел дәвамында татар-төрек лицеенда химия укытырга туры килде. Бу предмет балаларга 8нче сыйныфтан керә башлый. Укучылар аны бик кызыксынып өйрәнергә тотына, зур теләк белән фәнни тәҗрибәләр үткәрүдә катнаша. Әмма баладагы шушы ялкынны сүрелдермичә үстерергә кирәк. Химик матдәләр, экспериментлар үткәреп, үз эш нәтиҗәләрен күргән очракта, бу укучыларда алга таба шушы юнәлештән китү теләге уяна. Әмма һәр мәктәптә дә химияне кәгазьдә генә укытып калмыйча, аны гамәлдә өйрәнү мөмкинлекләре юктыр, күрәсең. Укытучыдан да бик күп нәрсә тора. Үз эше белән мавыккан һәм башкаларны да мавыктыра алган остаз һөнәр сайлауда бик зур роль уйный. Бәлки мәктәптә шундый ялкынлы химия, физика, биология укытучылары җитеп бетмидер.

- Үзегезне нәкъ менә химия сукмагыннан китәргә кем яки нәрсә этәрде?

- Мин Казанның 155нче гимназиясендә белем алдым. Миңа физика да, математика да, тарих та, химия дә кызыклы иде. Күптөрле олимпиадаларда катнашып килдем. Теләсәм, бу юнәлешләрнең һәркайсыннан китә алыр идем. Әмма күршебездә химия профессоры Наил Зәбиров яшәве булачак һөнәрне сайлауда хәлиткеч булды. Ул безнең гаилә дусты иде. Еш кына аларда кунакта булганда, галим белән аралаша идек. Ул минем өчен абруйлы үрнәк кешегә әверелде, аның фикерләре миңа якын булды. Нәкъ менә аңа карап, миндә химия юнәлешеннән китү теләге уянды. КФУның Химия институтына укырга кердем. Инде икенче курста ук миндә фән белән кызыксыну уянып, Казан фәнни үзәгенең шушы институтына эләктем. Бүгенгечә шушында хезмәт куям.

- Химияне бик күпләр куркыныч юнәлеш буларак кабул итә. Зарарлы химик матдәләр белән эш итү, тәҗрибә үткәрүләр... Бәлки бу юнәлеш шунысы белән дә шүрләтәдер?

- Химиклар, чыннан да, гел билгесез матдәләр белән эш итә. Еш кына исле, шаулы шартларда эшләргә туры килә, кайбер матдәләр агулы булырга мөмкин. Бу, чыннан да, кайберәүләрне куркыта. Мондый кеше, билгеле, беркайчан да химик була алмый. Әлеге юнәлештә эш итү өчен берникадәр батыр йөрәкле булырга кирәктер. Шул ук вакытта һәрчак акыл белән эш итү, махсус саклану чараларын куллану, иминлек кагыйдәләрен үтәүгә игътибарлы булу сорала, билгеле. Үземнең тәҗрибәдә дә янгын чыгу, матдәләр шартлау очраклары булды. Әмма химиклар моны әллә нинди гадәттән тыш хәл буларак кабул итми. Куркыныч булудан бигрәк, химия ул бик кызыклы, мавыктыргыч юнәлеш. Син  эшләгән матдәне моңа кадәр берәү дә синтезламаган, ул үзенә күрә синең ачышың. Бөтен әйләнә-тирә ул – химия. Сулаган һавабыз, эчкән суыбыз, бөтен предметлар – барысы да химик матдәләрдән тора.

- Элек галим дисәң, күз алдына 70тән узган аксакал килә иде. Бүген фәндә яшьләр күбәйде кебек. Химиклар да яшәрдеме?

- Фән юлыннан китәргә теләгән яшьләргә яшел ут яна хәзер. Күреп торабыз, күптөрле грантлар булдырылды, ил буенча яшьләр лабораторияләре ачыла. Үзем дә шуларның берсен җитәклим менә. Ике ел элек Росcия фән һәм югары белем министрлыгы мондый лабораторияләр булдыруга конкурс игълан иткән иде. Шартлары буенча аның җитәкчесе 39 яшькә кадәр булырга, хезмәткәрләрнең 75 процентыннан да ким булмаган өлешен яшьләр тәшкил итәргә тиеш. Минем фәнни метрика күрсәткечләрем дә туры килә, эш тәҗрибәм дә, студентлар белән эшләү күнекмәләрем дә бар – озак уйлап тормыйча, конкурска гариза бирдем. Хәзерге вакытта минем кул астымда 10 кеше хезмәт куя.

Яшьләрдә фән белән кызыксыну, чыннан да, сизелә. Егет һәм кызларның бөтенесе фәнгә тартылмый, билгеле. Хәтта химфакта укучыларның барысы да химик булмаячак. Аларның яртысы коммерциягә китеп бара, дүрттән бер өлеше химия индустриясен сайлый, калган дүрттән бер өлеше – фәнгә килә. Бу бик яхшы күрсәткеч дип саныйм мин.

- Бүген сезнең лаборатория нинди фундаменталь һәм гамәли мәсьәләләрне чишү белән шөгыльләнә?

- Хәзерге вакытта фән белән шөгыльләнүчеләр алдына фундаменталь мәcьәләләрне генә чишеп калмыйча, гамәли кулланылышта файда китерә торган аспектларны да хәл итү бурычы куела. Фундаменталь фән ул – аерым закончалыкларны өйрәнү. Моннан башка гамәли фән үсеше мөмкин түгел. Бу процесс эзлексез бара. Гамәли мәсьәләләргә килгәндә, бүген безнең лаборатория ике юнәлештә эшли. Беренчесе - күбек сүрелдергеч реагентлар булдыру. Алар кер юу порошоклары, буяулар, пестицидлар җитештерү процессын җиңеләйтә. Икенче проблема – силикон җитештерү. Россиядә бу материал бөтенләй эшләнми, читтән кертелә. Без бу бушлыкны бетерү юнәлешендә эш итәбез. Кайбер нәтиҗәләргә ирештек инде, хәзер материал заказчыларда сынау үтә.

- Яңа матдә булдыру, яңа материал эшләүгә галимнәр күпме вакыт сарыф итә?

- Химик материаллар булдыру юнәлешендә галимнәр уртача ике-өч ел хезмәт куя.  Гомумән, химия ул бик гамәли фән. Ниндидер матдә эшләнгәннән соң, ул инде биш ел эчендә практикада кулланылышка кереп китәргә мөмкин. Әйтик, даруларны гамәлгә кертү 10-15-20 елга сузыла ала, чөнки аңа кадәр күпсанлы тәҗрибәләр уздырылырга тиеш.

- Бүген галим булу абруйлы дип саныйсызмы?

- Бу катлаулы сорау. Галим булу беркайчан да артык абруйлы булмаган бит. Бу юнәлештә беркайчан да зур акчалар әйләнеше күзәтелмәгән. Гомер-гомергә бизнесмен, депутат, зур җитәкчеләр югары даирә буларак кабул ителгән. Ә фәнгә кеше бай булам дип килми, аңа фән үзе кызыклы. Әйе, хәзер фәндә дә акча эшләү мөмкинлекләре күп: грантлар алып, фундаменталь фән белән шөгыльләнергә яки гамәли ачышлар ясап, аларны монетизацияләргә була. Әмма фән акчалы өлкә дип әйтә алмыйм. Галим булу ул – тотрыклылык, үзең теләгән эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге дияр идем.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading