- Әлбәттә, театр актерлары белән эшләгәндә берникадәр кыенлык килеп туа. Театр бер әйбер, кино бөтенләй башка җирлек бит ул. Башларына баса-баса кадр эчендә ихлас, табигый булырга өйрәтергә туры килде. Моның өчен актерларга бер-бересенең күзләренә карап уйнарга куштым. Күзләр кешене ача, күзләр кешене сата да. "Ак чәчәкләр" театр артистлары өчен үзенә күрә бер телевизион мәктәп иде, - дип белдерде ул.
- Операторлар, режиссерлар, актерлар белән эшләгәндә бу ике буын арасында зур аерма бар икәнен аңладык. 80, 90 нчы елларда туганнар, капитализм чорында үскәннәр геройлар кичергән ситуациягә бөтенләй башкача карый. Ул заман кешеләренең яратулары да башкача, ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте дә үзгә иде. Актерларга иң беренче менә шуны төшендерергә тырыштык, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова.
"Ак чәчәкләр" рус һәм инглиз телләрендә субтитрлар белән төшерелгән. Якын киләчәктә аны берничә фестивальгә тәкъдим итеп карыйлар.
- Фильм төшерү өчен бик күп акча кирәк. "Ак чәчәкләр"нең бюджеты 6 млн сумга җитте. Хәзер Президентка хат әзерлибез. Милли фильмнарны үстерү программасы булмаса, татар кинематографиясе үсеп китә алмаячак. Төшерәсе килгән әсәрләр күп: Мәхмүт Галәү, Мөхәммәд Мәһдиев, Гадел Кутуй, Нурихан Фәттахның тарихи әсәрләре бар әле. Татар халкының язмышын чагылдырган нәфис фильмнар юк, аларны булдырырга кирәк.
Комментарийлар