16+

“Җан Баевич”ның җаны юк

Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре Кәрим Тинчурин театры сәхнәсенә әйләнеп кайтты.

“Җан Баевич”ның җаны юк

Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре Кәрим Тинчурин театры сәхнәсенә әйләнеп кайтты.

Күпләр бу әсәрне Камаллылар куелышында яхшы хәтерли әле. Күп кенә элегрәк язылган әсәрләрнең заманча кабат эшләнешен, үзгәртелеп куелышын күзәтәбез. Дөресен генә әйткәндә, “Җан Баевич”ны карарга килгәндә, миндә төрле хисләр уянды. 

Гаяз Исхакыйны бүген ничегрәк итеп тәкъдим итәләр? Фикерләү ничек? Ул бүгенге тамашачыга ничек тәэсир итәргә тиеш? Драма әсәрләре тупланган җыентыкларны мөкиббән китеп укучы булганга (бу чир минем мәктәп елларыннан ук килә), спектакль карарга алдан әзерләнеп бардым әле. Китап киштәмдә авторның 1991 елда чыккан “Зиндан” җыентыгы бар. Гаяз Исхакыйның еш укыла торган әсәрләре шактый монда. Бер кат исемә төшерү дә булды, карап-укып чыгарга да өлгердем. Баксаң, әсәр моннан нәкъ 100 ел элек, 1923 елда язылган икән.
...Спектакль тәнәфессез уйналды. Әсәрнең төп эчтәлеге дә ачыла кебек. Ике бала үстерүче гаилә әтиләренең сәүдәдән кайтуын зарыгып көтә. Әниләренең бөтен залга күмер исләре чыгарып чәй куюы күңелдә яхшы хисләр уятты. Чыннан да башта гакыллы, инсафлы, гаилә җанлы булып күренгән сәүдәгәр абзый бик тиз генә капма-каршы геройга алмашына. Шулай итеп тәррәкый кеше булырга омтылган төп герой Шакирҗан Жан Баевичка әйләнә дә куя. Аңа бу адымны эшләргә нәрсә тәэсир итә, шул китап карау гынамы, бу кадәресе аңлашылмый калды.

Баштарак режиссер берәр нәрсә уйлап чыгаргандыр әле дип уйларга өлгермәдем, ул арада тәррәкый Җан Баевич сәхнә түрендәге тәхетенә менеп утырды. Ул тәхетнең чамасыз биек булуы, кызыл төскә төрелүе дә геройның эш-гамәлләрен ача кебек. Спектакль барышында яңача яшәргә омтылган, тәррәкый кеше булу өчен башка мәдәниятне өстен күргән, гаиләсеннән баш тарткан сәүдәгәрнең яшәеше күрсәтелә. Ул үз исеменнән дә баш тарта, үткәненнән дә йөз чөерә. Артык тәррәкый булырга тырышып яшәве аның акчасыз да калдыра. Спектакльнең кыскача эчтәлеге шулайрак. Монда әсәр белән чагыштырып карау бик урынлы булмас, чөнки театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов әйтүенчә, ул шактый кыскартылган.
– 100 ел элек язылган әсәрләрне ничек бар шулай куя башласаң, алар 4-6 сәгать бара. Хәзер тамашачы 6 сәгать спектакль карамый бит инде. Без тамашачы өчен эшлибез һәм аның турында уйларга кирәк. Иң мөһиме – теманы һәм сюжетны бирү, төп максат шушы. Жанры да, стиле дә кала, – дигән иде ул спектакльнең эчтәлегенә җитди үзгәрешләр кертелмәвен искәртеп. 

...“Җан Баевич” спектакле тәмам. Тик сәхнәдәге тамашадан канәгатьләнү хисе генә калмады. Их, диясе килә. Спектакльнең азагы өметсезлек белән бетү – режиссер таләбе булгандырмы, әйтүе кыен. Әсәрдә төп геройның соңгы монологы гына ни тора?! “Мин – Шакирҗан Миңлебай улы, беләмсең? Мин синең Җан Баевичыңны ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Шакирҗан – минем мулла кушкан исемем. Мине ничек урыс исеме берлән атыйсың. Как ты смеешь! Безнең динне мыскыл итәргә!”  – ди ул куркыныч төштән уянып киткәндәй. Бу бетем тамашачыга башкача тәэсир итәр иде.

Спектакльдә күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль әле. Аның яңгырашы гына башкача бүген. Әсәрнең эчтәлегеннән битәр, аның куелышы бик күп сораулар калдыра. Гаяз Исхакый ахыр чиктә героеның үзгәрүен күрсәтә. Миңа калса, “Пушкин картасы” йөз тоткан әсәрнең азагын да автор билгеләгәнчә тәмамларга кирәк иде. Чынлыкта көлкегә калган герой гаиләсенә, үз балаларына гына кирәк була. Биредә аны упкыннан тартып чыгарыр өчен режиссер ни дә булса эшләргә тиеш иде кебек. Аннан Гаяз Исхакый бу әсәрен бүген ничегрәк язар иде икән?
Артистлар буенча фикерләремне туплап кына бетерә алмыйм. Резеда Сәлахова, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин, Альбина Гашигуллиналар спектакльне тартып чыгарырга тырыштылар. Күбесе аларның берничә рольне дә уйнарга өлгерде. Шактый көчле актерлар составы тупланган. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов артистка бәя биргәндә саграк килергә кирәк, дип өйрәтә. Менә шул уңайдан Җан Баевич роленә карата барыбер дә сорауларым кала. Сәхнәдәге хәрәкәтләр, урынсыз тукталулар, кычкырып сөйләшүләр бетәр, алга таба спектальне башкача көчәеп китәр әле дигән өметләр берлә караганда да бер нинди үзгәреш булмады. Башка чиләк белән каплап куйган кебек булды әле бу! Җан Баевичның тәррәкыйлыгы да аның сәхнәдә бертуктаусыз сикереп йөрүеннән уза алмады бугай. Рольне көчәйтерлек характер чагылмадымы? Ышандырмады мине бу Җан Баевич!

Тинчурин театрына багышланган матбугат конференциясе барышында төп рольне уйнаган Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров:

– Без режиссер Илнур Гарифуллин белән пьесаны укып чыккач, бүгенге көнгә аваздаш проблемаларны таптык. Бу әсәр бүгенге яшьләребез өчен дәрес тә. Бүгенге яшьләребез социаль челтәрләрдән күреп 5 минут эчендә әллә кем буласылары килә. Бу әсәрдә дә шушы зур проблема ачыла, – дип ышандырган иде.

Тик проблема үз урынында, әсәр үз урынында, спектакль үз урынында калган булып чыкты. Шунысы бар: бүгенге мәктәп укучысы спектакль караганда, шул ук телефонын кулына алмаслык булып куелсын иде ул әсәрләр.

Дөрес, күп кенә театрлар хәзер “Пушкин картасы”на йөз тота. Махсус мәктәп программасына кергән әсәрләрне куя. Киләчәктә, шул сәхнә әсәрләрен дә тикшерергә кирәк булмагае әле.  Әле спектакльнең үзгәреше, куела торган мотивларны да уйларга кирәк. Һәрхәлдә сораулар күп калды. Классик әсәрләрнең репуртуарда булуы кирәктер ул, булгач булгач аның эшләнеше дә классик булсын иде. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading